Татарстанның күрше төбәгендәге предприятие пилотсыз очкыч һөҗүменә эләккән: 3 кеше һәлак булган

Украинаның пилотсыз очкычлары Ижевскидагы предприятиегә һөҗүм иткән. Гадәттән тыш хәл булган урынга бик тиз генә барлык ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән. 3 кеше һәлак булган, 24 кеше зыян күргән. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза “РБК”.

Моңа кадәр төбәктә дроннарның һөҗүм итү куркынычы режимы кертелгән, Ижевск аэропорты эшен вакытлыча туктатып торган. Соңрак Бречалов дрон һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең булуын, аларга медицина ярдәме күрсәтелүен раслаган. Моннан тыш бинада янгын чыккан, коткаручылар аны сүндерүне дәвам итә.

Дроннарның Ижевскига беренче тапкыр гына һөҗүм итүе түгел инде бу. Узган елның ноябрендә пилотсыз очкычның бер завод территориясенә төшүе сәбәпле цехта шартлау булган. Ул чагында предприятие хезмәткәре зыян күргән – башы җәрәхәтләнгән хәлдә аны хастаханәгә озатканнар. Бу СВО башланганнан бирле Удмуртия территориясенә пилотсыз очкыч төшүнең тәүге расланган очрагына әйләнгән.

Сүз уңаеннан, бүген Татарстанда 4.48 сәгатьтә пилотсыз очкычның һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. “Росавиация” Казан һәм Түбән Кама аэропортларын вакытлыча ябып торды. Һөҗүм куркынычы режимы 10.20 сәгатьтә алынды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре