Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләрне иминлек чаралары күрергә, яшеренү урыннарына төшәргә һәм тәрәзәләргә якын килмәскә чакыралар, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Татарстан Республикасында интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында беспилотниклар һәм һава һөҗүменә каршы оборона чаралары турында мәгълүмат тарату тыелган. Тиешле карарны август аенда республика Рәисе имзалады. Әлеге чикләү дәүләт хакимияте – федераль, республика һәм җирле – органнарыннан рәсми хәбәрләргә кагылмый. Аларны бары тик шушы рәсми чыганакларга сылтама белән генә таратырга мөмкин.
Бүген Казан һәм Яшел Үзәнгә беспилотниклар һөҗүме куркынычы турында кисәттеләр, дип язган идек. Яшел Үзән башлыгы: «Районда БПЛА бәреп төшерелде», – диде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез