Россия Үзәк сайлау комиссиясе 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнү кысасында төбәктән читтәге тикшерү изоляторларында кешеләрнең тавыш бирүен оештыру тәртибен раслаган.
Барлыгы 29 субъектның СИЗОсында тавыш бирү оештырылачак. Алар арасында Татарстан да бар. Тавыш бирү 12 сентябрьдә – төп тавыш бирү көненә 2 көн кала үткәрелә. Тикшерү изоляторларында субъектларның югарыгы вазыйфа затларын, шул исәптән Республика Рәисен сайлау буенча тавыш бирәчәкләр.
“Татарстан төбәктән читтә сак астындагы кешеләрнең тавыш бирүе өчен махсус сайлау участоклары оештырылачак субъектлар исәбенә керә. Сайлауның законлылыгын тәэмин итүдә һәм аны һәркем өчен мөмкин чарага әйләндерүдә мөһим адым бу”, – ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
 СИЗОда тавыш бирүне уздыру өчен махсус участок сайлау комиссияләре булдырыла. Быел илдә 87 СИЗОда 78 махсус участок оештырылачак.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Эльмира Хәймурзина искәртеп үткәнчә, пилот проекты 2023 елда гамәлгә ашырыла башлаган. Узган елда исә тәүге тапкыр әлеге категориядәге кешеләр тавыш биргән.
Искәртеп үтәбез, Казанда Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы эшли башлады
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез