Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат. Мәгълүматны легендар актерның кызы Руфина Таҗетдинова раслады, дип яза "Татар-информ."

Ринат Таҗетдинов соңгы вакытларда авырды. Ул хастаханәдә вафат булган.

Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төп роль­ләр баш­ка­ра. Зур тем­пе­ра­мент­ка ия, киң ди­а­па­зон­лы, та­лант­лы ар­тист. Аның иҗат би­ог­ра­фи­я­сен без­нең за­ман­даш­лар, та­ри­хи шә­хес­ләр, акыл ия­лә­ре би­зи. Ул алар­ны үзе­нә ге­нә хас ро­ман­тик дәрт бе­лән тор­мыш­чан итеп гәү­дә­лән­де­рә. Шу­лай ук зур ос­та­лык бе­лән ко­мик, тис­кә­ре об­раз­лар да иҗат итә. Артистка көч­ле та­би­гый эмо­ци­я, сәх­нә­дә ки­е­рен­ке кү­ңел ру­хы бе­лән һәм бө­тен йө­рә­ге бе­лән би­релеп яшәү хас. 1989 елдан Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре