Тәтеш районыннан Россия Герое Украина хәрбиләренең ерткычлыгы турында сөйләгән

“Журавли авылын азат иткәндә, бер йорт подвалында караватка бәйләп куелган кыз мәетенә юлыктык. Аны көчләгәннән соң үтергәннәр”, – дип сөйләп үткән каһарман “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Михаилга Россия Герое йолдызын 4 октябрьдә Мәскәүдә оборона министры Андрей Белоусов тапшырган.

Кара диңгез флотының диңгез пехотасы батальон командиры, “Алмаз” позывнойлы подполковник быел август аенда Курск өлкәсендәге батырлыгы өчен Россия Герое исеменә лаек булган.

Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, Марцев батальоны хәрбиләре, мең чакрымнан артыграк юл узып, Курск өлкәсен саклауга алынган. Офицер дошманның һөҗүм итү ихтималы булган урыннарда засада нокталары оештырган. Шәхсән үзе һава разведкасы һәм радиоэлектрон көрәш пунктларын урнаштырган, алгы сызыктагы батальон хәрбиләренә кирәк-ярак ташуны оештырган.

Марцев, дошман солдатларының сан ягыннан күбрәк булуына карамастан, авыр бронетехника ышыгында дошманның оборонасын өзгән. Бик көчле бәрелештә дошман тар-мар ителгән. Михаил Марцевның батальоны җиде БТР, БМП, чит илдә җитештерелгән бронялы җиде машина, 120дән артыграк неонацистны юк иткән. Украина кораллы көчләренең 10 хәрбие әсирлеккә алынган.

Шуннан соң тагын бер бәрелештә Марцев җитәкчелегендәге батальон дүрт БТР, ике бронялы машина, 60тан артыграк неонацистны юк иткән, төзек хәлдәге “Страйкер” БТРын һәм чит илдә җитештерелгән “Когуар” бронялы машинасын кулга төшергән.

Михаил агентлык хәбәрчесенә әтисенең тәрбиясе йогынтысында хәрби булып китүе турында сөйләгән.

“Әтием балачактан армиядә хезмәт итәргә кирәклеген сеңдереп килде. Диңгез пехотасы – гаскәрләрнең иң көчле төре, дия иде. Бөек Ватан сугышы чорында ук фашистлар аны “кара үлем” дип йөрткән. Балачакта, беренче чиратта, шул аңыма кереп калгандыр, дип уйлыйм. Мәктәптә ОБЖ фәнен укыткан Петр Михайловичка да рәхмәтлемен –мине ул хәрби булырга бик үгетләде”, – дип сөйләп үткән подполковник Марцев.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре