Казан федераль университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге 80 еллык юбилеен ничек каршыларга җыена? Нинди чаралар оештырылган? Алда ниләр көтә? Матбугат очрашуында юбилейга әзерлек турында да сөйләштеләр.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, юбилей ун-унбиш көн эчендә узган чаралар белән генә чикләнми.
 – Мәрхүм булган галимнәрнең каберләрен зиярәт кылдык. Моңа кадәр дә башкарыла иде бу эш. Бу юлы коллектив белән бардык, – диде Рамил Мирзаһитов. – Юбилей чаралары 18 ноябрьдән башланды. “Татфак”ны тәмамлаган рәссамнарның күргәзмәсе эшли. Хезмәтләрен университетка килеп карый аласыз. Лекцияләр, төрле очрашулар күп үтте. Үзебездә укып чыккан шәхесләр белән дә элемтәдә торабыз. Кичә генә студентлар Эчке эшләр министрлыгы музеена бардылар. Анда министрлыкның Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров белән очраштык. Бүген Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин белән очрашу көтелә. Иртәгә шәкертләребез Бөтендөнья татар конгрессы милли Советы Рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров белән күрешеп, конгресс эшчәнлеге белән танышачак. Очрашулар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Татар бүлеген тәмамлаучыларны 30 ноябрьдә “УНИКС”та “Канат ярганда” дигән җылы кичә көтә. Билетлар сатылып беткән инде. Бәйрәм чарасының чыгымнарын “Татфак”ның элекке студентлары күтәргән. Кичәнең сценарий авторы Резеда Зәйниева әйтүенчә, бәйрәмдә катнашучылар үзләренең яшьлегенә кайтачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез