Газетага язылу

Татлы балның ачысы: зыян күрүчеләр белән умартачыларга ничек уртак тел табарга?

Бал ашаганда гына тәмле. Берәүләр өчен умартачылык – табышлы кәсеп һәм җан тынычлыгы булса, икенчеләр өчен тынгысызлык та булырга мөмкин.

Татлы балның ачысы: зыян күрүчеләр белән умартачыларга ничек уртак тел табарга?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Кызганыч ки, бал корты чагудан зыян күрүчеләр, хастаханәгә эләгүчеләр һәм шуның аркасында судлашырга мәҗбүр булган күршеләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Сүз куерып, низаг тирәнәймәсен өчен нишләргә? Уртак телне ничек табарга? Зыян күрүчеләр һәм умартачылар белән шул турыда сөйләштек.

 

Күрше хакы хакланамы?

Берәүнең умарталыгы икенче берәүнең сәламәтлегенә, хәтта гомеренә куркыныч тудырганда, күршеләр арасындагы дистә еллык дуслык та суынырга мөмкин. Аксубай районының бер авылында яшәүче Җәббаровлар гаиләсе умартачы күршеләр, дөресрәге, аларның бал кортлары белән менә инде егерме еллап көрәшә.

– Без бу йортыбызда 21 ел яшибез. Шул вакыттан бирле күршеләребез күпләп умарта тота. Моңа кадәр 70 ләп оялары булды. Иремнең дә, үземнең дә, улыбызның да корт агуына бик көчле аллергия. Әле җитмәсә, аларның кортлары да зәһәр. Көндез бакчага, ишегалдына чыга торган түгел. Ишекне ябып качып котылган очракта да, әллә никадәр вакыт синең чыкканы көтеп тора алар. Бервакыт кайнап торган су савыты тоткан килеш кортлар бәйләнә башлады да, суым чайкалып китеп, аяк-кулларымны пешердем, шактый озак җәфаландым, – ди Лениза Җәббарова.

 

Алар гына түгел, икенче як күршеләренә дә тынгылык бирми икән кортлар.

– Умартачыларга гел әйтә килдек, ләкин безне тыңлаучы булмады. Түздек-түздек тә, 2021 елда ике гаилә судка бирергә мәҗбүр булдык. Ләкин хәлебез аннан әллә ни җиңеләймәде. Дөрес, безнең коймага терәлеп үк торган урыннан бераз читкәрәк – бакча башына күчте умарталары. Шулай да корт гел очып тора бит. Комиссия килсә дә, төрле чараларын, хәйләләрен табалар. Алар белән һаман әшәкеләнешеп йөрү дә безнең холыкка туры килми. Хәер, хәзер инде аларның кортлары да азрак, агуланып үлгәннәре дә күп булды, ахры. Ләкин безне «биетеп» торырга калганнары да бик җитә. Битлекләр, дарулар һәрвакыт әзер. Бакчадагы эшләрне дә кортлар уянганчы дип, иртәнге 5 кә тәмамлап керәбез, төтен яндырып эшлибез. Әле алай да таманга туры килә, – ди Лениза апа.

 

Бал кортлар кешеләргә генә түгел, мал-туар, кош-кортларга да зыян салырга мөмкин. Моннан берничә ел элек Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Руфия Хөснетдинованың хуҗалыгындагы унтугыз казын күршеләренең бал кортлары чагып үтерә. Ул чагында хуҗабикәнең казларны куып чәбәләнеп йөргән әнисе дә шактый зыян күрә.

– Мин ялда идем. Әнигә ярдәм итәргә дип, туганым Зөфәр абый йөгереп килгән. Әнинең хәле авыр булган, дарулар биреп, уколлар кадап, үлемнән чак алып калганнар. Абыем килгәндә, казларның тәннәре дә, коена торган зур тазлары да тулы корт була. Аңа кадәр күрше авылда кортлар атны чагып харап иткән иде инде. Без үзебез дә – корт арасында үскән кешеләр. Әти гомер буе умарта тотты. Умарталыгында 60 башка кадәр оя торган чаклар да булды. Ул мәрхүм булгач, ике ел әни карады да шуннан соң бетерде. Әгәр әни алар арасында йөреп, корт чакканга ияләшкән булмаса, белмим, бу хәлләр ни булып беткән булыр иде икән?! – ди Руфия апа.

 

Инде бу хәлләр артта калган, күршеләренә үпкә дә сакламый, тик аралар суынуга шушы очрак җиткән.

– Бу хәлләрнең икенче елында әниебез гүр иясе булды. Судлашып та, күршеләребез белән талашып та йөрмәдем. Чөнки кортларны Аллаһы Тәгалә яралткан, алар аркасында тавыш күтәреп йөрисем килмәде. Авылыбызда берничә кеше умарта асрый. Шушы очрактан кала кортлардан бер тапкыр да зыян күргәнебез булмады. Күршеләр белән араны хәзер ике метрлы койма гына бүлеп тора. Шул вакыйгалардан бирле алар белән аралашмасак та, үч сакламыйм. Тота алган кеше умартасын да тота. Хәлләреннән килә икән, асрасыннар. Хәзерге заманда аларга да җиңел түгел, – ди ул.

 

Кагыйдәләр

Умарта асраучылар нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш соң? «Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстандагы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин әйтүенчә, ишегалдында умарта тоту кагыйдәләре 245 нче Федераль законда аңлатылган. Беренчедән, умарта тоткан кешеләр белән күршеләр арасында биеклеге кимендә 2 метрлы койма торырга, ә оялар чиктән 2–3 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Икенчедән, кортлар очып чыга торган оя авызының күршеләргә таба түгел, үзәккә таба юнәлтелгән булуы кирәк.

– Безнең оешмага күршеләреннән, авылдашларыннан зарланучыларның мөрәҗәгатьләре килгәләп тора. Ләкин бу очракларда без дә артыгын кылана алмыйбыз. Шәхси территориягә кереп йөрергә ярамый, барып, фотога төшереп кенә кайта алабыз. Таләпләрне үтәмәгән очракта, кисәтү ясыйбыз, – диде Идрис Гатин. – Без һәр нәрсәгә объектив карарга тиеш. Халык мәнфәгатен дә кайгыртырга, умартачылар һәм игенчеләр сүзенә дә колак салып, уртак фикергә килергә тырышабыз.

 

Араларны баллау

Әлеге мәсьәлә турында умартачылар нәрсә ди соң? Кукмара районының умартачылык буенча инспекторы Таһир Бариев әйтүенчә, умарталарны йорт янында тоту закон белән тыелмаган, ләкин ул билгеле бер саннан артмаска һәм кагыйдәләр үтәлергә тиеш.

 

– Үзебезнең умартачыларга бакчасы кечкенә, ә оялары уннан арта икән, һәрвакыт читтә урын эзләргә киңәш итәбез. Монда җирлек башлыгының да аңлап кабул итүе, ярдәм итеп җибәрүе кирәк. Участок кечкенә икән, бер оя белән эшләгәндә икенчесенә комачаулый торган да булмаска тиеш. Ягъни оялар арасы якынча 2–5 метр булса яхшы. Аннан соң ояның авызы күршеләргә таба карап тормаска тиеш. 2 метр биеклегендә койма да корырга кушалар. Ләкин умартачы таләпләрне үтәми икән, ул гына ярдәм итми. Аннан соң, урта рус токымлы кортлар усал була. Алар белән бик белеп эшләргә, аналарын гел алыштырып торырга кирәк. Тик моны бөтен умартачылар да җиренә җиткереп башкара алмый. Шуңа күрә без хәзер җылы яклардан карпат, карник токымнарының ана кортларын алып кайтып, шулардан үрчетергә киңәш итәбез. Алар – безнең якка яраклашкан токымнар. Кирәк икән, ярдәм дә итәбез. Умарталыгы авыл эчендә булганнарга бигрәк тә кирәк бу. Усал кортлар белән эшлисең икән, сүз әйткән күршеләргә үпкәләүдән ни файда? Гаеп үзеңдә бит, – ди Таһир Бариев.

Кайвакыт ике арадагы кытыршылыкларны тигезләп куярга үзара матур мөгамәлә, юмартлык та ярдәм итеп куя, ди тәҗрибәле умартачы.

 

– Бал аерткач, күршеңә күчтәнәчеңне күтәреп кергәндә, кирәк вакытта умартачы киемнәрен биргәндә, кыскасы, уртак тел табып эшләгәндә генә эшнең тәме була. Элек безнең районда зарланучылар күбрәк иде, комиссия белән йөргән чаклар да, судлашкан очраклар да күп булды. Җитди зыян күрүчеләр дә булгалады. Берсе аянычлы булуы белән бигрәк тә истә калды. Бер авылда янгын чыга. Шул вакытта зыян күрүченең умарталары да ава, әйләнеп каплана. Шулар янына барган бер кешене кортлар чагып үтерде. Бәхеткә, хәзер зарланучылар азрак, умартачылар да җаена төшенеп килә, шуңа күрә безнең районда бу мәсьәлә көйләнеп бетте, – ди Таһир абый.

 

Арча районының Шекә авылында яшәүче умартачы Нурулла Закировның кызы Ләйлә дә шушы ук фикерне әйтте.

– Үз тәҗрибәбездән чыгып әйтә алабыз. Әтием күп еллар авылда умарта асрый һәм безнең оялар ишегалдында, арт якта тора. Әлегә кадәр 30–40 оя тотты, соңгы елларда гына баш санын киметте. Бөтен проблеманы чишү юлы бер: матур итеп елмаясың да күршеңә тәмле балыңны күтәреп керәсең. Әтием күршеләргә ел да өчәр литр бал өләшә. Уң яктагы күршебез Барис абыйның аллергиясе дә бар. Кирәк чагында дару да сорап керә әле ул. Тик аның да, башка күршеләрнең капкабызны ачуланып какканы, үчләшеп йөргәне юк, – ди Ләлә.

 

 Авыл шундый булырга тиеш!

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе умартачы Шәүкәт Хәйруллин фикеренчә, чыннан да, бал кортлары чагып, терлекләр, кош-кортлар һәлак булырга мөмкин.

– Бал корты чамасыз күп чакса, кеше үлеп тә китә ала, – ди ул. – Безнең төбәктә кортлар бик усал. Шуңа күрә аларны авылда тотарга киңәш ителми. Карпат, карник токымнары йомшаграк холыклы. Аннан соң, эшнең рәтен белергә кирәк. Кортлар да кешеләр кебек үк, алар да ачулы була ала, стресс кичерә. Эссе һәм суыкны авыр кабул итә. Шуңа күрә мондый көннәрдә, гомумән, ояларга тыгылырга ярамый. Җылы көнне алар бал җыярга чыгып китә, оялары бушап кала. Калганнары да тыныч була. Шуңа күрә тыныч, матур көнне сак кына башкарырга кирәк эшләрне. Ләкин иң яхшысы – умартаны авылдан читтә тоту. Нишләтәсең, умартачылык – шундый авыр хезмәт инде ул, кайвакыт үзебезгә дә яхшы гына эләгә, – ди Шәүкәт Хәйруллин. – Әйе, зыян салган очраклар күп, андый вакытта кешене хөрмәт итәргә, уртак тел табарга тырышырга кирәк. Шул ук вакытта халык үзе дә әшәке. Көнләшеп, шикаять бирүчеләре дә җитәрлек. Хәзер бит тавык тотсаң да, сыер асрасаң да, ис килә, диләр. Берни дә эшләргә ярамый. Авылга курортка караган кебек карыйлар. Ә авылда без яшибез. Анда тавыгы да, сыеры да, корты да булырга, тормыш кайнап торырга, тирес исе килергә, кош-корт тавышы ишетелергә тиеш.


Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре