"Татмедиа" җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларны Татарстан матбугаты көне уңаеннан котлады

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларга Матбугат көне (19 майда билгеләп үтелә) уңаеннан котлау юллады.

Ул үзенең мөрәҗәгатендә, хакимият белән җәмгыять арасында төп арадашчы, җәмәгатьчелек аңын булдыручы, барлык буыннар арасында ватанпәрвәрлек рухын саклаучы көч буларак, журналистларның мөһим ролен басым ясаган.

“Илебез 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә, агымдагы ел Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Махсус хәрби операция үткәрү барышында Татарстанда яшьләрдә нык ватанпәрвәрлек нигезен булдыру һәм тарихи хәтерне саклау, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту, ата-бабаларыбызның традицияләренә, бик бай мәдәни һәм рухи мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияләү тагын да мөһимрәккә әйләнә”, – дип билгеләп үткән Айдар Сәлимгәрәев.

Ул коллегаларына һөнәри уңышлар, Татарстанны үстерү хакына яңа казанышларга омтылу һәм моның өчен көч-куәт теләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре