Тавыклары икенче тапкыр Аллаһ дигән язулы йомырка салган

Газетабызны даими укучы, мөгаллимә Илсияр апа Мияссәрова әнә шундый үзенчәлекле йомырка рәсеме җибәргән.

– Лаеш районының Кабан авылында яшәүче сеңлем Гөлнур Муллинаның тавыкларының могҗизасы бу. Ике ай элек Кырымга киткәнче, шундый хәл булган иде инде. Анда үз йортлары бар. Хәзер менә кайткач, тагын шундый очрак кабатланган. Сеңлем йомырканы суыткычта саклый. Ыргытырга кулы бармый, ашарга ярыймы икән? – дип сорый Илсияр ханым.
Могжизалы йомырканы ашарга ярыймы?
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:
– Була торган хәл. Мондый язулар йомыркада да, карбыз-кабакта да, пешергән икмәктә дә очрый. Бисмилла әйтеп ашасыннар, шикләнмәсеннәр. Аллаһ Тәгалә бәрәкәтен бирсен.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре