Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фазыл Насыйбуллин 43 яшендә фаҗигале төстә вафат булган.
Аның үлеме турында курсташы, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов инстаграмда хәбәр итте.
– Дустым, курсташым,талантлы артист, Фазыл Насыйбулин арабыздан китеп барды. Урының җәннәттә булсын, дустым", - дгән ул.
Мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез