Урын өстендә яткан кеше турында язганымны хәтерләмим. Бу юлы шулай килеп чыкты инде. Арчадан каләмдәшем Ильяс Фәттахов шалтыратты: «Моннан биш ел элек җырлый-җырлый печән чапкан Мөкәррәмә әби турында язган идең. Быел да печәнгә төште ул. Күптән түгел 95 яшен тутырды. Хакимият башлыгы белән котларга барып килдек. Вакытың булса, син дә кайт», – диде.
«Кайсы көнне кайтасыңны алдан хәбәр ит! Мөкәррәмә әбигә дә әйтеп куярга кирәк, берәр яры чыгып китүе бар», – дип тә өстәде.
Бераз сәерсендем, әлбәттә. «95 яшьлек әби кая чыгып китсен?!» – мәйтәм.
– Өйдә тик утыра белми ул! – диде якташым.
Алдан хәбәр итеп кую әйбәт булган әле. Югары Курсада Мөкәррәмә әби кешелеккә генә кия торган киемнәрдән безне каршы алды, өстәл янына чәйгә дәште. Ялга кызы Нурания да кайткан иде. Тарткан иттән өчпочмак пешергәннәр. Чын авылча, яман тәмле иде ул.
Мөкәррәмә әби һәм аның кызлары белән рәхәтләнеп чөкердәшеп сөйләшеп утырдык. Казанга күңелем булып кайттым да, сөйләшкәннәр онытылмасын дип, язарга тотындым. Тиз яздым, яратып яздым. Инде нокта куясы гына калган иде, әбинең кызлары шалтыратты: «Риман абый, әнигә инсульт булды бит әле, бәлки язмый торырсыз», – диделәр.
Ни әйтергә дә белми аптырап калдым. Фикерләрем чуалып китте. Алла сакласын, бер-бер хәл булса... Язмамны бу килеш биреп булмый инде.
Берничә көн телефон аша Мөкәррәмә әбинең хәлен белешеп тордым да, ә нигә язмаска, дип уйладым. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина белән дә киңәшләшеп алдым. Ул да: «Яз, әлбәттә, иртәгә ни буласын беребез дә белми, ә безнең Мөкәррәмә әби – тарихта калырлык шәхес ул!» – диде.
Үзем язам, үзем елмая-елмая әби белән очрашкан мизгелләрне искә төшереп утырам. Ничек шулай туры килгән диген, Мөкәррәмә әби дә, аның ире Рәфкать абый да бер үк елны, бер үк көнне, ягъни 1930 елның 24 июнендә туганнар. Икесе дә шук, төрттереп сөйләшергә дә яраталар. Рәфкать абыйның вафат булуына әле ике генә ел икән. Миңа аның белән дә очрашырга насыйп булган иде. Чыннан да, уен-көлке яратучы иде ул. Мөкәррәмә чираттагы баласын җәй көне тапкан. Нәкъ менә бәрәңге чүбе утау вакыты бу. Хатынына иелеп эшләү ярамаган. Чүп утау Рәфкать абыйга эләгә. Әй азаплана бу, әй азаплана... Төштән соң гәүдәсен турайта алмас хәлгә килә һәм хатынына : «Вчю, Мөкәррәмә, киләсе елга баланы үзем табам», – ди.
Мөкәррәмә әбинең «чираттагы балалар»ы җәмгысы унике булган. Юк, унөч икән! Унөченчесенә корсакка узгач, әбине үгез сөзгән һәм үле баланы хастаханәдә алдырырга туры килгән. Бүген аның тугыз баласы исән-сау. Шөкер, әниләре янына кайтып йөриләр. Авылда кызы Равия генә яши. Терелеп, аякка басасына ышана ул әнисенең.
– Безнең әни бик көчле,чыдам! Теге заман кешесе бит ул, – ди.
Мөкәррәмә әбигә: «Унике бала табып, барысын да аякка бастыру бик җиңел булмагандыр инде», – дигән идем.
Башта елмаеп, «әллә тагы» дип куйды. Аннан соң ирен әрләргә тотынды.
– Башкалар төшерттерә, мин дә корсак төшерттеримме әллә, бик күпкә китте бит, дигән идем. Рәфкатем кулларын йодрыклап өскә килә башлады. «Син нәрсә, җан кыймакчы буласыңмы? Әгәр карыныңдагы баланы үтерсәң, бусагага да аяк басмаячаксың!» – диде ди.
Иренә үпкә белдереп сөйләү түгел инде бу, әлбәттә. Рәфкать диюгә, әбинең йөзе яктырып, күзләре җылынып китүен үзем сиздем.
Адәм баласы ышанмаслык тагын бер гыйбрәт сөйләде Мөкәррәмә әби.
1956 елның гыйнвар ае була бу. Мөкәррәмәбезнең чираттагы баласын табар вакыты җиткән. Лапаска утынга чыга ул. «Эчем кисәк кенә авыртып китте дә шундук балам туды. Менә шулай итеп кулларыма алдым да ишеккә килдем. Шакылдатырга кулларым буш түгел бит инде. Ишек төбендә тыпырдый башладым. Рәфкатем ишекне ачты да: «Нигә анда биеп торасың?» – дип әйтә башлаган иде, баланы күргәч, сүзсез калды. Аннан соң: «Баланы әбезәтелне лапаска чыгып табарга кирәк идемени, өйдә урын беткәнме әллә?» – диде. Мин, врач чакыр, дим, ә врач авылда түгел икән. Баланың кендек бавы да киселмәгән бит әле. Шуннан Рәфкатемә җеп белән кайчы китерергә куштым. Моңарчы кендек бавын кискән юк, ләкин ничек кисәсен сөйләгәннәре бар иде. Бер җиреннән җеп белән бәйләдем дә кистем дә куйдым, энем җаным. Шөкер, исән-сау, матур булып үсте ул бала. Равил дип исем куштык. Хәзер Чаллыда яши».
Унике бала үстереп, бер көн дә калдырмыйча диярлек колхоз эшенә йөргән бу әби турында роман язарлык! Мин әле ул үзе һәм кызлары сөйләгәннәрнең бик азын гына яздым. Безнең китәсе, Мөкәррәмә әбинең тавыклар ашатырга чыгасы, бакча башында бераз печән чабасы бар иде. Чалгыны да, үзе әйтмешли, «Гали пәкесе» кебек итеп үзе кайрап тота икән.
Ильяс: «Мөкәррәмә әби, йөз яшегез белән дә котларга килербез әле яме!» – ди. Әбиебез һәрвакыттагыча хәйләкәр генә итеп елмаеп: «Белмим инде, улым, йөзгә хәтле тартып булырмы, котлауларны тыңларга тегеннән кайтасы булырмы», – диде.
Шулай елмаешып-көлешеп саубуллаштык. Капка төбенә чыгып, машинага утырыйм гына дигән идем, әбиебез безнең арттан чыгып та җиткән.
«Энем, эшләмәсәң үләсең», – дип кул болгап калды ул. Укучымның әбинең хәлен беләсе киләдер. Язмама нокта куяр алдыннан кызы Равиягә шалтыраттым.
«Торып йөри алмый әле, теле бар», – диде. Кайвакыт: «Бергә булулары бик күңелле, әмма аерылышу бик яман», – дип җырлап та куя икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез