Тел белән уйнау: замана баласын татарчага ничек өйрәтәләр?

7–14 сентябрьдә Бурятиядә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» илкүләм бәйгесе узды. 87 төбәктән җыелган педагог һәм тәрбияче арасында Татарстан данын Казандагы 146 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова һәм Менделеевск районының 12 нче бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова яклады.

Быел Татарстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып танылган Айсылу Бурятиядәге бәйгедә беренче биш мөгаллим арасына кергән. 27 яшьлек укытучы мәктәптә 4 ел укыта.

– Улан-Удэ шәһәрендәге мәктәптә бурят балаларына татар теле дәресе үткәрдем. Аэропорт темасын алдым. Төрле шәһәрләрдән җыелган балалар Казанга оча, янәсе. Мин – журналист, ә алар – пассажир. Бергәләп татарча сөйләшергә өйрәндек. Ахырдан «ТНВ» каналы белән туры элемтә үткәрдек. Уеныбыз кызык килеп чыкты, – ди Айсылу Мөхәммәтова. – Сыйныф сәгатендә ясалма фәһем ярдәмендә бурят, рус, татар шагыйрьләре белән таныштык. Сүз уңаеннан, бурят балалары туган телләрен атнага 3 сәгать өйрәнә.

Айсылу Мөхәммәтова мәктәптә татарча белмәгән балалар белән эшли. Кагыйдә ятлату аларга кызык түгел. Шуңа күрә сөйләшергә өйрәтү өчен укытучы төрле алымнар уйлап таба.

– Узган ел 5 нче сыйныф укучыларының белемнәрен ел башында һәм ахырында тикшереп карадым. Заманча алымнар куллануның нәтиҗәсе бар. Укучылар белән видеолар төшерәбез. Өй эше буларак та бирәм. Танылган шәхесләрдән әңгәмә алалар, телевизион тапшыру төшерәләр. Башлангыч сыйныфта «Җырлый-җырлый татар телен өйрәнәм» дигән проект булдырдым. Җыр аша сүзләр өйрәнәбез, видеога төшерәм. Билгеле булганча, 1 һәм 5 нче сыйныфларда туган телне укыту әти-әниләр гаризасы буенча оештырыла. Шунысы сөендерә: быел татар телен өйрәнергә теләүчеләр дә күбрәк.

Айгөл Корбанова да сабыйларны уен аша татар теленә өйрәтә.

– Замана баласының кулында – гаджет. Заманча өстәл уеннарын да яраталар. Нигә әле уеннарны файдалырак итмәскә? Шулай итеп, «Татарча сөйләшәБЕЗ» дигән серия барлыкка килде. Балалар кибеттәге элмә такталар, юл билгеләре, төрле язуларга игътибар итә. Боларны тиз истә калдыралар. Балалар сөйләмне ишетеп кенә калмый, аны күрәләр дә, – ди 34 яшьлек тәрбияче. – Интерактив тактада уйнарга яраталар. Күзләренә зыян килмәсен өчен, уеннарны кәгазьгә күчердем. «Бергәләп уйныйбыз» дигән акыллы блокнотлар ясадым. Балалар үзләре дә сизмәстән, татар телен өйрәнә.

Айгөл Корбанова бакчада 11 ел эшли инде. Тәрбияче буларак, конкурста үзенең өстәл-басма уеннарын тәкъдим иткән. Мәдәни көндәлек ярдәмендә бурят балалары Менделеевск районының истәлекле урыннары, республиканың мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышкан.

– Бурятиягә сәяхәт онытылмаслык хатирә булды. Беренче булу мөһим түгел. Иң зур бүләк – миңа ышанган балаларым. Аларның татар телен теләп өйрәнүе, үз иленең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүе, – ди Айгөл Корбанова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре