Казанда яшәүче 78 яшьлек Нургаяз Гайфуллин эш эзли. 75 яшенә кадәр заводта эшләгән әле ул. Өч ел өйдә утыру ардырды, ди. «Работа России. Время возможностей» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә таныштык без аның белән. Нургаяз абый кызы белән килгән. Ярминкәдә үзенә – сакчы, кызына юрист эше эзләде алар.
Биредә бик күп оешмалар эш тәкъдим итте. Хастаханәләргә табиблар кирәк, идән юучылар да җитми. «Туклану департаменты»на пешекчеләр, савыт-саба юучылар эзлиләр. Җәйге чорга кеше чакыручылар да бар. Вакансия ярминкәсендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Башкаланың бик күп көллият һәм техникумнарында укучы студентлар иртәгәсен бүгеннән уйлый. Камил Төхфәтов, Казан гимназиясен тәмамлап, көллияттә белем ала. Электрик булам, ди.
– Һөнәремне уйлап сайладым. Акчалы эш булсын, дидем. Яшьләр акча ярата. Без сездән аерылып торабыз. Озак еллар бер өлкәдә эшли алмас идек. Әгәр акчасын түләсәләр, яшәү урынын да, һөнәрне дә үзгәртергә риза, – ди Камил.
Арина Зайцева көллиятне быел тәмамлый. Югары белемне читтән торып кына алмакчы. Җәй башында эшкә урнашырга тели.
– Монда миңа кирәкле эш тәкъдим итүчеләр күп. Берничә җирдә анкета язып калдырдым, – ди ул.
42 яшьлек Әминә Фарукшина инде иртәгәдән эшкә урнашачак. Күпфункцияле үзәкләрнең берсендә эш тапкан.
– Кәгазь эше бик ошый. Декретка кадәр балалар бакчасында эшләдем. Педагогик белемем бар. Алабыз, диделәр. Барыбыз да акчалы эш эзлибез инде. Мин эшкә чыгасы урын өебездән ерак түгел. Транспортка да акча китмәячәк. Эш вакытын көйләп була. Шуларны уйладым да яңа эшкә урнашырга булдым, – ди ул.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бүген республикада бер эшсезгә 15 хезмәт урыны туры килә.
– Соңгы елларда хезмәт базарында кадрларга кытлык. Оешма-предприятиеләргә сәнәгать, төзелеш, транспорт өлкәсендә квалификацияле белгечләр җитми. Шулай ук операторлар, машина йөртүчеләр, җайланмалар җыючыларның да иң кирәк чагы, – ди министр. – Кадрлар җитмәүне хәл итүнең бер юлы – урта һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучыларны җәлеп итү. Шулай ук без «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәме белән эшчеләрне заманга кирәкле һөнәрләргә кабат укытуны да оештырабыз. Әлеге проект ярдәме белән эш эзләүче һәркем яңа һөнәргә өйрәнеп чыга ала. Шулай ук пенсия яшенә җитеп килүче өлкәннәргә дә яңадан белем эстәү мөмкинлеге бар. Ел башыннан бүгенгә кадәр 688 кеше яңа һөнәр алырга теләген белдерде.
Республикада яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә эш табып бирәләр. Узган ел 2003 инвалид эшкә урнашкан.
– Татарстанда физик мөмкинлеге чикләнгән, әмма эшкә яраклы 108 мең кеше яши. Шуның 35,6 меңе генә эшләп йөри. Безнең оешмаларга әле тагын шуның кадәр кешене эшкә урнаштыра алабыз. Ә хезмәткәрләр саны 35 кешедән арткан коллектив җитәкчеләре физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне дә эш белән тәэмин итәргә тиеш, – диде Эльмира Зарипова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез