Үткән атнада Истанбулда Мәскәү–Киев турыдан-туры сөйләшүләре ябык ишекләр артында үтте, анда хәтта арадашчы булырга теләгән американнар белән төрекләрне дә кертмәделәр. Россия делегациясе таләбе шундый иде. Путин Зеленский белән очрашуга бармады. Аларның әзерлексез очрашуы берни дә бирмәс иде, билгеле. Лидерларның холкын, бигрәк тә дипломатик тел белән сөйләшү нечкәлекләрен аңламаган Зеленскийның характерын исәпкә алганда, җәнҗал белән генә төгәлләнер иде. Украина депутаты Дмитрий Микиша дөрес әйтә: «Путин килсә дә, берни турында да килешә алмаслар иде».
Истанбулдагы очрашудан соң мәгълүмат кырына күп төрле хәбәрләр чыкты, әмма сөйләшүнең ябык ишекләр артында баруы имеш-мимешләргә ышанудан тыя. Россиянең үзендә дә, каршы тарафта да сөйләшүгә артык зур ышаныч баглаганнар иде, андый оптимизм үзен акламады. Истанбулдагы очрашу төгәлләнүенә Россиянең фонд базары түбәнәю белән җавап бирде. Димәк, спекулянтлар тиз уңыш көткәннәр, санкцияләр алыныр, элекке иркенлекләр кире кайтыр, дип ышанганнар. Россия делегациясен җитәкләгән Мединский: «Без Украина белән сөйләшү нәтиҗәләреннән канәгать һәм сөйләшүләрне дәвам итәргә әзербез», – дип белдерде. Украина оборона министры Рөстәм Умеров та: «Потенциал рәвештә ил лидерларының очрашуын әзерлибез», – диде. Нинди генә сүзләр таралмасын, киләчәккә өмет белән карарга мәҗбүр итә бу белдерүләр.
Вазгыятькә интриганы Трамп белән Путинның көтелә торган телефоннан сөйләшүе өстәде. Ул, мөгаен, дүшәмбе көнне, бу язма газетада чыкканчы ук булыр. Безне сөйләшүнең үзеннән бигрәк, аны көтү процессы кызыксындыра. Украинада һәм Европада Трамп Путин ягына аумасын дип куркалар. Зеленский Ватиканда Рим папасы белән очрашты, яңа Папаның инаугурациясенә килгән Америка югары җитәкчелеге вәкилләре белән консультацияләр үткәрде. Вице-президент Вэнс һәм дәүләт секретаре Рубио белән сөйләшүләр нәкъ шушы темага багышланган иде. Европа лидерлары Путин белән сөйләшкәнче, Трампка шалтыратып, аны үгетләргә телиләр. Хәтта Япония дә Трамп белән Путинның телефоннан сөйләшүенә гадәттән тыш зур игътибар бирә. «Япония Трамп белән Путинның телефоннан сөйләшүен мөһим дип саный һәм вазгыятьне күзәтә», – диде Министрлар Кабинеты генераль секретаре Ёсимаса Хаяси.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез