Дәүләт Думасы шушы һәм башка чараларны үз эченә алган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Шул ук көнне парламентарий сим-карталар сату кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру буенча Россиянең Административ хокук бозулар һәм Җинаять кодексларына төзәтмәләр кертүне дә куәтләде.
Халык өчен әлеге закон проектында нинди яңалыклар бар? Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Юсупов шушы уңайдан кайбер мәсьәләләргә аңлатма бирде.
– Дәүләт Думасы беренче укылышта халыкны кибермошенниклардан саклауга юнәлтелгән ике дистәгә якын чара кабул итте. Мәсәлән, Россия системасына кермәгән телефон номерыннан (димәк, чит илдән) шалтырату булса, технология ягыннан мөмкинлекләр булганда, элемтә операторы абонентны бу хакта кисәтергә тиеш. Мондый мәгълүматны телефон экранында күрсәтергә була. Ә инде абонент мондый шалтыратуларның килүен бөтенләй теләми икән, оператор аның телефонына чикләү кертә ала.
Әлеге документ нигезендә банкларга бер клиентка биштән артык түләү картасы бирергә ярамый. Шулай ук бер кеше 20 дән артык карта рәсмиләштерә алмый. Бу яңалык эшләп китсен өчен Россиядә түләү карталарының исәбен булдыра торган бердәм система кертергә җыеналар. Финанс оешмалары үз чиратында бирелгән кредит карталарының барысы турында да белешмәне әлеге реестрга кертергә тиеш. Сим-карталарны балигъ булмаган балаларына биргән очракта, әти-әниләргә бу хакта элемтә операторына хәбәр итәргә туры киләчәк. Бу гамәл кирәкле сайтларны һәм кушымталарны алдан ук билгеләп куярга ярдәм итәчәк.
Закон проектында күрсәтелгән нормага нигезләнеп, мошенниклар тарафыннан Россия гражданнарының шәхси мәгълүматларын үзләштерүгә, зарарлы вирус таратуга корылган, шулай ук сертификациясе булмаган элемтә чараларын сату турында белешмә урнаштырылган сайтларны судтан башка гына бикләп куярга мөмкин булачак. Моннан тыш документ нигезендә мобиль җайланмалардагы уникаль идентификаторларның (IMEI – һәр җайланмага беркетелгән 15 урынлы сан, аны операторлар гаджетларның чынмы-ялганмы икәнлеген тикшерү һәм урланган яки югалган очракта бикләп кую өчен кулланалар) федераль базасын формалаштырырга җыеналар. Бу яңалык һәр җайланманы конкрет абонентка беркетергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, кесә телефоннарын урлау мәгънәсез эшкә әвереләчәк. Асылда, урланган очракта кәрәзле элемтә операторы моңа кадәр дә телефонны сүндереп куя ала иде. Абонент үтенече буенча «кара исемлек»кә дә кертә. Шуннан соң бу телефон бер генә сим-карта белән дә эшләп китә алмый.
Моннан тыш әлеге документ нигезендә электрон имза файдаланып эшләнгән тәртип бозуларга карата чара күрү вакыты бер елга кадәр озайтыла. Чит ил кешеләренә сим-карталар сату кагыйдәләре бозылу нәтиҗәсендә зур зыян китерелсә, җинаять җаваплылыгына тарту эше дә карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез