Газетага язылу

Телефонсыз мин кем?

Халык игътибары яңа валютага әйләнгән чорда яшибез. Язылучылар, караулар күбрәк булган саен, блогерларга рәхәтрәк. Һәм сүз акча эшләү турында гына бармый. Игътибарны җәлеп итәргә омтылу һәм игътибарны җәлеп итүчеләрнең кармагына эләгү ике як өчен дә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Психолог һәм коуч Анна Бакова әнә шул хакта сөйләде.

Телефонсыз мин кем?

Ирең яки хатының белән аерылыштыңмы? Интернетта «мин көчле, бу миңа үсеш өчен мөмкинлекләр бирде» сценарие буенча «яшә». Караучыларың кимедеме? Кем белән булса да талаш! Социаль челтәрләрдә тормышны ачып салу ул – сценарийны үзең өчен яхшы якка үзгәртү дигән сүз.

Моның нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

Блогерлар өчен:

+ читләрнең фикерләре ярдәмендә үзбәяңне күтәрү;

+ яңа танышлар;

+ үзенә күрә бер терапия (хис-тойгыларыңны кемгә дә булса сөйләү, ярдәм сүзләре ишетү аркылы).

– камера артындагы тормышта югалып калу;

– эмоциональ «яну» (блогерларга һәрвакыт «тонус»та булырга кирәк бит);

– шәхси чикләр «юылу»;

– хейт, ягъни кешене кыерсыта торган фикерләр.

Аларны караучылар/укучылар өчен:

+ үзеңне башкалар кебек хис итү (хәтта аларның да минеке кебек проблемалары бар, дигән хис)

+ илһам алу;

+ бергәлек хисе;

– һәрдаим үзеңне башкалар белән чагыштыру (аларның тормышлары шундый кызыклы, ә минеке юк, дигән хис);

– артык хискә бирелү (чит кешенең тормышындагы хәлләрен күзәтеп, аның белән бергә борчылу, шатлану һ.б.);

– һаман саен начар хәбәрләр укуның стресс китереп чыгаруы.

Шуны онытмыйк: кайвакыт кемнеңдер шатлануы да, кемнеңдер елавы да безнең игътибарны җәлеп итү ысулы гына булырга мөмкин. Чынны ялганнан аеру авырлашкан заманда үз-үзеңә сорау бирергә кирәк: ә миңа аның тормышы кызыкмы, әллә үземнекеме? Аның белән бергә сөенү яки кайгыру миңа нәрсә бирә? Файдасы бармы, әллә бу мине җимерәме? Бер яктан, социаль челтәрләрдә вакытны уздыру үз проблемаларыңны онытып тору чарасы булса, икенче яктан, ул аларны тагын да тирәнгә җибәрергә, хәтта рухны сындырырга да мөмкин.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре