Telegram һәм WatsApp эшендәге өзеклекләрнең сәбәбен аңлаттылар

“Роскомнадзор”дан белдерелгәнчә, чит ил мессенджерлары – Telegram һәм WatsApp халыктан акча урлауда, диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүдә файдаланыла торган төп сервисларга әйләнгән.

“Җинаятьчеләргә каршы көрәшү өчен, хокук саклау органнары материаллары нигезендә, чит илләр мессенджерларының эшен өлешчә чикләү буенча чаралар күрелә”, – дип аңлатып үтелгән ведомствода.

21 октябрьдә Россиянең көньяк төбәкләрендә, шул исәптән Ростов-Донда, Сочи, Адыгеядә Telegram һәм WatsApp эшендә ике тапкыр өзеклек булган. Ростов-Донда хәтта Wi-Fi эшләмәгән. Әстерханда Telegram бик түбән тизлектә эшләгән. Шул ук вакытта операторлар мессенджерларның тотрыксыз эшләвенең үзләренә бәйле булмавын белдергән.

Бүген дә илнең көньягындагы берничә төбәгендә платформалар эшендә өзеклекләр күзәтелгән. Соңыннан Себернең һәм Ерак Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә WatsApp эшенә бәйле проблемалар башланган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре