Телевидение тапшыруларын алып баручы күренекле шәхес вафат булган

Телевидение тапшыруларын алып баручы атаклы шәхес, актер Юрий Николаев 76 яшендә вафат булган. Артист соңгы вакытта хастаханәдә бик көчле үпкә ялкынсынуыннан дәваланган.

“МК” язганча, ул температурасы бик нык күтәрелү сәбәпле хастаханәгә озатылган. Табиблар үпкәсе ялкынсынуын ачыклаган, Артистның хәле бик тиз начарайган. Якыннары әйтүенчә, Юрий Александрович, авыруы билгеләренә карамастан, озак вакытлар буе хастаханәгә барудан баш тартып килгән.

Алып баручының вафат булуын коллегасы Николай Цискаридзе раслаган. Ул Юрий Николаевның 77 яше тулуга бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып барганда гүр иясе булуын әйткән.
Артистның сәламәтлегендә моңа кадәр дә җитди проблемалар булган. Узган ел башында, өендә егылып, бот сөяген сындырган. Шуннан соң хәтере югалу турында да имеш-мимешләр булган. Ләкин ул үзе аларны кире каккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре