Беренче татар коучы, психолог Илүзә Әминова белән бергә теләк теләргә өйрәнәбез.
– Ни өчен кайбер теләкләр кабул була, ә кайберләре юк?
– Кайсы гына өлкәне алсак та, бизнесмы ул, психологияме, башкасымы – без теләк-хыялларыбызны дөрес итеп формалаштырырга өйрәнәбез. Чөнки аларның чынга ашуына яисә өлешчә чынга ашуына теләкләрнең ничек итеп теләнүе турыдан-туры тәэсир итә. Бу урында тагын шуны искәртергә кирәк: монда сүз генә түгел, ә безнең эчке халәтебез, энергиябез дә теләкләребезгә туры килергә тиеш. Димәк, кайчак теләк-хыялларыбызны дөрес итеп формалаштырган очракта да, күңел халәтебез дөрес итеп «көйләнмәгән» икән, алар чынга ашмаска мөмкин.
– Теләк теләгәндә, нинди сүзләрдән «качарга» кирәк? Ә нинди сүзләрне һичшиксез кулланасы?
– Иң беренче чиратта, юклык формасын файдаланмаска кирәк. Әйтик, «2026 елда чирләМӘсәм ярар иде» түгел, «Мин 2026 нчы елда сау-сәламәт». Икенче кагыйдә: теләк уңай, позитив рухта булырга тиеш. Игътибар иткәнсездер, мин киләчәк заман формаларын кулланмадым, чөнки теләкне инде чынга ашкан кебек, «мин моңа ирештем» форматында, хәзерге заман формаларын кулланып теләргә кирәк. Монысы инде – өченче кагыйдә.
– Яңа ел алдыннан күпләр хыял-максатларын язып куя. Менә монда иң мөһиме нәрсә? Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Күңел халәте аңлашылды, ә әйләнә-тирәңдәге мохит, нинди каләм тотып, нинди биткә, дәфтәргә язуың мөһимме? Чөнки соңгы арада социаль челтәрләрдә нинди генә яңа «кагыйдә»ләр очрамый.
– Әйе, әле бу исемлекне «Каләм кызыл төстә булсын, теләкләрне тулган айлы төндә язарга кирәк, яңа башланган ай булырга тиеш...» – дип тә дәвам иттерергә мөмкин. Дөресен әйткәндә, теләк-максатларны андый нәрсәләргә бәйләү бик үк дөрес түгел. Әйтик, «Их, теләгемне ай тулганда теләмәдем, ул кабул булмый инде», – дип әйтү – үзебезгә үзебез каршы килү бит. Яңа ел алдыннан да теләкләребезне аның ише әйберләргә бәйләмәсәк, хәерлерәк булыр иде.
Нәрсәгә игътибар итәргә соң? Теләк язганда истә тотарга кирәк булган өч кагыйдәне әйтеп киттем инде. Хәзер күңел халәтенә аерым тукталыйк. Монда исә иң мөһиме – үзебез формалаштырган, язган, билгеләгән хыялыбызга, максатыбызга, теләгебезгә ышану. Ниндидер эчке икеләнү бар икән, теләгебез дә менә шул икеләнү кадәр чынга ашмаячак. Бу – исбат ителгән факт.
Мин үзем язам инде, ләкин тулысынча ышанып бетмим... Менә бу дөрес түгел. Ә ышаныр өчен нишләргә? Хыял-теләкләрне үз көчегезгә таянып язарга. Мин нәрсәләргә чыннан да ирешә алам соң? Менә шушы сорауны истә тотарга кирәк.
Без бит инде 2026 елга язабыз. Әйтик, киләсе елда Мәскәүдә өч бүлмәле фатир аласы килә, ди. Ә бит минем моны башкарып чыгарлык көчем, ресурсым юк. Монда матди хәл генә түгел, ә нәкъ менә эчке халәт, потенциал турында сүз бара. Мин бит икенче елда Мәскәүдә өч бүлмәле фатир ала алмаячагымны беләм. Ә мин аны теләкләр исемлегенә язам. Баш мие моңа ышанмый да ышанмый инде, шуның нәтиҗәсендә икеләнү барлыкка килә.
Әлбәттә, теләкләр язганда ачу, канәгатьсезлек хисе булырга тиеш түгел. Тыныч кына, рәхәт мохиттә, матур уйлар уйлап теләргә кирәк.
– Теләкләр теләнде. Алга таба нишләргә? Теләк-максатлар исемлеге күз алдында торырга тиешме? Аны еш ачып караргамы?
– Монда һәр белгечнең – үз ысулы. Мин исә үзем һәм клиентларым тарафыннан сыналганы турында әйтеп китәм. Еллык максатларымны мин куен дәфтәремә теркәп куям, һәм шуннан өч-дүрт айлык максатларымны аерым бер кәгазьгә язып, күз алдымда тотам. Аш бүлмәсендәге «фартук»та тора ул минем. Шуны көн дә укыйм. Чынга ашканнарын билгеләп барам.
Баш миенең шундый бер кызыклы үзенчәлеге бар: ул теләк-максатларны күргән саен, аларга ирешү өчен мөмкинлекләрне тартып китерә.
– Билгеле инде, могҗизага бик тә ышанасы килсә дә, ул теләкләр бездән, безнең тырышлыктан башка гына чынга ашмый. Теләкләр һәм гамәлләрнең бәйлелеге турында да сөйләп китсәгез иде.
– Теләк-максатларыбызны язып куйганбыз икән, ипләп кенә аларга ирешү юлларын да теркәп барырга тиешбез. Һәр теләккә аны чынга ашыру вариантларын язабыз. Хәтта башка сыймаслыкларын да! Әйтик, сез тиң ярыгызны очратырга телисез. Бу теләкне болай дип язып куясыз: «Мин 6 нчы июньдә кияүдә». Моңа нинди юллар белән ирешә алабыз? Мәсәлән, мин аның белән татарча дискотека, кафе-ресторан, китапханә, театр яки кинода таныштым. Барлыгы биш вариант язарга тәкъдим итәм. Һәм менә шушылар арасыннан кайсы хәлдән килә – шуны эшли башлыйбыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез