– Бакчачылык белән шөгыльләнергә бик яратам. Бәрәңге җирен киметкәч, җиләк-җимеш, яшелчәне мулдан утырта башладык. Җиләкне орлыктан үстерәм. Төрле тәҗрибәләр дә үткәреп караган бар. Ничек үсүе кызык миңа. Карбыз да бакча өчен ят түгел хәзер. Җирдә казыну күңелгә рәхәтлек бирә. Ә уңышын алгач, тагын бер кат сөенәсең, – ди заманасында китапханәче булып эшләгән Розалия апа.
Моңа кадәр мондый зур бүләкләр отканы булмаган. Ә теплицаны авыл кешесе өчен бик кирәкле әйбер дип кабул итте ул. Кулдан ясалган иске теплицасын яңартырга уйлап йөргән булган. «Ватаным Татарстан» газетасына язылсаң, хыяллар да тормышка аша шул. «Мул уңышлар үстереп, үзегезне дә сыйларга язсын. Газетагыз да бик халыкчан», – диде бәхетле абунәче. Сез дә газетабызга язылып, үзегезне сынап карый аласыз. Бергә булыйк!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез