Җинаятьчел төркемне оештыручы буларак күздә тотылучыларның берсе Чаллыда яши. Бу хакта “Татар-информ” Удмуртия судларының берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, җинаятьчел төркем әгъзалары (Ижау, Мәскәү һәм Чаллыда яшәүчеләр), шулай ук клиниканың теш табиблары пациентларга, ирексезләп, кыйммәтле дәвалау ысуллары, шулай ук аларга кирәкмәгән өстәмә хезмәтләр «таккан». Моннан тыш табибка күренүчеләрне кредит алырга мәҗбүр иткәннәр. Аларга китерелгән зыян күләме 4 миллион сумнан артып киткән.
Шулай итеп, җинаятьчел эшләрдә катнашулары күздә тотылган тугыз кеше 27 мартка кадәр СИЗОда калдырылган. Тагын берсенә шул ук срокка өй аресты билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез