Газетага язылу

Тешләгән урын авырта, кызара һәм шешеп чыга – сәер канэчкечләр пәйда булган

Самара өлкәсендә яшәүчеләр ниндидер бөҗәкләрнең бик нык авырттырып тешләвеннән һәм тешләгән урынның шешеп чыгуыннан зар-интизар килә.

Самара өлкәсендә яшәүчеләр ниндидер бөҗәкләр һөҗүменнән интегә. Сәер бөҗәк тешләгән урын авырта, кызара, кычыта һәм шешеп чыга. Медиклар уйлавынча, күзгә күренер-күренмәс бик вак черкиләр бу.
Бер ханым “Самара” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, башта ул нәрсәнеңдер аягын тешләвенә әһәмият бирмәгән. Әмма берникадәр вакыттан соң тешләгән урын кызарып чыккан, бик каты кычыта башлаган. Аннан инде тән температурасы да күтәрелгән.

Аңа хастаханәдә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Табиблар ханымга мондый очракларның инде моңа кадәр дә булганлыгын – 20 кешенең шундый билгеләр белән мөрәҗәгать иткәнлеген әйткән.
Шундый да әшәке тешләүченең тәгаен генә нинди бөҗәк икәнлеге әлегә билгесез. Энтомолог Екатерина Пархоменко сөйләп үткәнчә, бик вак черки булырга мөмкин бу. Сәер бөҗәкләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары Волгоград өлкәсендә дә теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре