Тиешсез урында чүплек барлыкка килүдән зарланучылар арткан

Татарстанда яшәүчеләр ел башыннан бирле Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә барлыгы 5235 шикаять юллаган.

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, 4798 мәсьәлә хәл ителгән инде. 1618 мөрәҗәгать – «Мәктәп патруле» мобиль кушымтасы аша, 1093 е – «Халык контроле», 164 е – «ПОС» элемтә платформасы, 2360ы министрлыкның интернет-кабул итү бүлеге аша алынган.
Шикаятьләрнең иң зур өлеше (2689) тиешсез урыннарда чүплекләр барлыкка килүгә бәйле. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 51 процентыннан артыгы шул хакта. Моннан тыш 855 шикаять – һава сыйфатына, 548 е – су сыйфаты, 42 се – табигый инфраструктураларны саклауга, 1101 е башка экологик проблемаларга кагылышлы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре