Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Аграновский сөйләде.
«Күп кенә бакчачылар чүп-чарны пакетларга җыеп, аларны кая да булса ераккарак илтергә һәм ташларга ярата. Мондый хокук бозулар өчен җаваплылык РФ КоАП 8.2 маддәсендә каралган («җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә – тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү»)», - диде Аграновский.
Эксперт ачыклык керткәнчә, чүп-чарны законсыз ташлаган өчен физик затларга 10-15 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнә. Вазифаи затлар өчен сумма югарырак — 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен штраф 30 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез