Яшисе килмәгән чаклар да күп булды. Махсус хәрби операциядән ике аяксыз кайткан 42 яшьлек Дмитрий Иванов әнә шулай ди. Вакыт дәвалаган аны: Дмитрий авырлыкларны җиңәргә, сынмаска, сыгылмаска, көчле булырга өйрәнгән. Бүген аңа зур бүләк ясадылар: «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлегендә машина тапшырдылар.
«Батырлык ордены» белән бүләкләнгән егеткә «Лада Гранта» ачкычын Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
– Мин иң элек Дмитрийның хатыны Маринага рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул. – Дмитрий Иванов – батырлык үрнәге. Сез өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк Ватан сагында булдыгыз. Үзегез кылган батырлыклар белән безнең ир-егетләрнең иң көчле һәм куркусыз икәнен күрсәтегез. Алга таба да кирәкле кеше булып яшәгез.
«Дмитрий үз кешебезгә әйләнде инде», – ди «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина.
– Көчле рухлы егет ул, тормышны яратып яши. Әле бит аякларында протез булган килеш СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм ташый. Спорт белән шөгыльләнә. Фондыбыз махсус хәрби операция ветераннарын ташламый, без даими элемтәдә торабыз. Инде менә Дмитрий машиналы да булды. СВОдан кайткан егетләргә ниндидер ярдәм күрсәтелсә, безнең өчен бәйрәм кебек була, – ди ул.
Республикадан СВОга киткән егетләр һәм аларның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтелүен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да әйтте. 1829 якташыбыз, шул исәптән Дмитрий Иванов та Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аларның батырларча көрәшкәнен дәүләт башлыгы да әйтте.
Дөресен әйткәндә, танышканчы Дмитрийны башкачарак итеп күз алдына китергән идек. Аны күргәч, үзебез дә гаҗәпкә калдык: үзе әйтмәсә, аның ике аяксыз икәнен сизмисең дә. Тик хәзер генә шулай ул. Яшерми, баштарак бик авыр булган, күңеле әрнегән.
– Армиядә ике ел хезмәт иттем. Өлешчә мобилизация башлануга, мине чакырырлар дип көттем. Шулай булды да. Беренче көннәрдә үк повестка алдым. Качып калу уемда да юк иде. Барабыз да тиз генә әйләнеп кайтабыз, дип уйладым. Алай булып чыкмады. Әмма андагы хәлләрне күргәч, Ватанны якларга һәм сакларга кирәклеген яхшы аңладым. Андыйлар күп иде. Егетләр белән бер гаиләгә әйләндек, – дип искә ала Лаеш районының Сокуры бистәсендә яшәүче Дмитрий. – Минем өчен СВО 2023 елның 5 июлендә тәмамланды. Ул көнне икенче тапкыр яраландым. Күзләремне госпитальдә ачтым. Аяксыз калырмын дип уйлап та карамадым. Ә чынбарлык күпкә кырыс булып чыкты. Реанимациядәге кызларга рәхмәт. Иң элек алар терәк булды. Тынычландырырга тырыштылар, аяксыз калган башка егетләрнең фотоларын, видеоларын күрсәттеләр. Менә бит, яшиләр, янәсе. Әкренләп үземне кулга алдым. Аннары яныма хатыным килде. Аның белән кабат яшәргә өйрәнә башладым. Аяксыз килеш.
Дмитрий белән Марина бер сыйныфта укыган. 12 яшьтән дуслашып йөргәннәр. Бергә яши башлауларына да 20 елдан артык икән инде. Паспортка мөһерне СВО башлангач кына куйдыралар.
– Димага өлешчә мобилизациягә чакыру килгәч тә, без никахыбызны рәсмиләштерергә булдык. 26 сентябрьдә ЗАГСка бардык, 27 се ирем өйдән чыгып китте. Башка хатыннар кебек мин дә «Казан Экспо»га йөрдем. Озак тормас, кайтыр, дип көткән идем, – дип искә ала Марина. – Яралануын белүгә, ирем янына очтым. Ирләрен ташлаган хатыннар да бар дисезме? Андый уй башыма да килә алмас иде. Бер-беребезгә булган хөрмәт, аңлап яшәү авырлыкларны җиңәргә булышты да инде. Ирем миңа сүз саен рәхмәтен әйтеп тора.
Марина сөйләвенчә, язмыш Дмитрийны моңа кадәр дә бик сынаган. 10 яшендә әти-әнисез калган ул. Апасы белән җизнәсе үстергән егетне. Хәзер инде ул үзе – 19 яшьлек улы һәм 10 яшьлек кызының саклаучысы, яклаучысы. Гаиләсен генә түгел, үзе белән бергә Ватанны саклаган егетләрне дә ташламый ул.
– Үзем СВОдагы хәлләрне күргән кеше булгач, аягыма басуга, егетләргә ярдәм оештыра башладым. Ни кирәген, андагылар безне ничек көткәнне яхшы беләм мин. Кайчак андагы дусларым, мин килгәч, аптырап китә. «Ник өеңдә генә утырмыйсың?» – диләр. Йөрәгем кушмый. Яралансам да, мин бит исән. Аякларым да йөри. Протезларым белән элек басып та тора алмасам, хәзер йөрим дә. Нигә әле күңелне төшереп ятарга? Шөкер итәргә кирәк. Аякларым ныгысын өчен, спортзалга йөрим. Гарипләнеп кайтсам да, мин кирәксез түгел. Менә шуңа сөенәм. Һәрчак җылы сүзе белән дәвалаучы хатыным бар. Балаларым үсеп килә. Республика җитәкчелегенә дә чиксез рәхмәтлемен. Һәрчак ярдәм кулы сузалар. Үземнең социаль координаторым бар. Бөтен эшләргә ул булышты. Машина алуымда да аның өлеше зур, – ди ул. – Әлегә кадәр хатыным машинасына утырып йөрдем. Кызыбыз Казандагы түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Яңа машинамда аны да йөртермен дип торам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез