Тимернең кызган чагы. Казанда “ТЕПМ” металл эшкәртү буенча глобаль форум башлана

Иртәгә Казанда “ТЕПМ” металл эшкәртү буенча глобаль форум башлана. 4-6 декабрьдә “Казан Экспо”да узачак әлеге чарада көн кадагындагы сорауларга бергәләп җавап эзләячәкләр.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев әйтүенчә, әлеге проектның асылы ил төбәкләрендә станоклар төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыруга бәйле тәҗрибәне берләштерү теләгеннән гыйбарәт.

“Импортны алмаштыру” сүзеннән эшкә күчүе шактый катлаулы. Телибезме-юкмы, Кытай һәм безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләрнең җиһазлары гына кала, ә аларда станоклар төзелеше ул дәрәҗәдә үсеш алмаган”, – диде ул.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, Татарстан башкаласында әлеге эчтәлектәге форум моңарчы да узган.

– Былтыр аны “РОСТКИ” форумы белән бер вакытта үткәргән идек. Әмма ике җыен бер-берсенә бик үк туры килеп бетмәвен аңладык. Шуңа күрә быел чараны аерым оештырырга булдык, – дип сөйләде ул. – “ТЕМП” ул гади генә атама да түгел, “сәнәгатьтә металл эшкәртү технологияләре”ннән (технологии металлообработки в промышленности – ред.) кыскартып ясалган. Ил күләмендә әлеге сектоның үсеш темплары базарда булган ихтыяҗга, илдәге мөмкинлекләргә тәңгәл түгел, дигән мәгънәсе дә бар. Статистика мәгълүматларына караганда, металл эшкәртү һәм станоклар төзелеше тармагында җиһазларның тузу дәрәҗәсе 50-60 проценттан да артып китә.

Форумда ил төбәкләреннән һәм Белоруссиядән 115 компания катнашачак. Чара кысасында эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес-очрашулар узачак. Форумның пленар утырышы 4 декабрьгә билгеләнгән. Моннан тыш, “Казан Экспо”да махсус күргәзмә дә эшләячәк. Биредә зур станоклар, җиһазларның ничек эшләвен дә күрергә мөмкин булачак, дип вәгъдә итте оештыручылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре