Газетага язылу

Тинчурин театры артисты Артем Пискуновка мактаулы исем бирделәр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискуновка  Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Бу хактагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Әлеге күңелле хәбәрне ишеткәч, без аның үзенә шалтыраттык.
- Инде мин бу исемне көтми идем. Яшьрәк чакта бәлки, бирсеннәр иде дип уйлаганмындыр. Ә хәзер инде башым белән эшкә чумдым. Һәр эшемне яратып башкарам, -диде ул. - Исем бирелгәнне Резедә шалтыратып әйтте. "Әтисе, сиңа исем биргәннәр", -ди. Шуннан китте котлау. Бөтен кеше котлый. Туган көндә дә шулкадәр шалтыраткан кеше юк иде. Тамашачыма рәхмәт! Ул сине бернинди дәрәҗәңә карамыйча ярата. Сәхнәгә чыгуга алкышлыйлар икән-менә ул рәхәт хисләр. Яшермим, бүген дә шулай рәхәт!

"ВТ"редакциясе Артемны чын күңелдән котлый.
Мактаулы бүләкләре артып торуын телибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре