Газетага язылу

Тирең калынмы? (Тест)

Кешеләрне бәяләгәндә, «тиресе бигрәк калын!» яки, киресенчә, «бигрәк юка тиреле» ише сүзтезмәләр кулланганыгыз бардыр. Тик сез мондый бәяләмәләрнең асыл мәгънәсен беләсезме? Һәм үзегез кайсы төркемгә карыйсыз? Әйдәгез, тикшерәбез.

«Юка тиреле» кешеләр еш кына үз уйларына бирелеп йөри, аларны вакыт-вакыт «җиргә төшереп» торырга кирәк. Иҗат кешеләре арасында бигрәк тә еш очрый алар. «Юка тиреле»ләрнең кәефе дә минуты белән үзгәрә, юктан гына үпкәли дә алалар.

«Калын тиреле» кешеләр читтән караганда бик тәкәббер, салкын канлы булып күренә. Әмма шушы «битлек» артында алар үзләренең көчсезлеген яшерә. Алар башкалардан ярдәм сорый белми, гәрчә ярдәмгә бик мохтаҗ булсалар да. Алар үпкәсен читкә чыгармый, барысын да «йота». Һәм үзләре үк шуннан иза чигә.

Җәһәт тест

Түбәндәге сорауларга җавап биргәндә, һәр җавабыгызга бердән алып өчкә кадәр балл куегыз. 1 – бөтенләй алай түгел; 2 – кайвакыт булгалый; 3 – бу тулысынча минем турыда.

  1. Минем кәефем тиз үзгәрүчән түгел.
  2. Миңа кечкенә чакта кичергән хисләрне искә төшерү бик җиңел.
  3. Мине үпкәләтү һәм рәнҗетү җиңел.
  4. Мин бик еш хыялланам.
  5. Өйдә яки эш урынында еш кына тәртип булмый, һәм бу – минем өчен нормаль хәл, аның өчен борчылмыйм.
  6. Кешеләргә артык якынаюдан куркам.
  7. Якын кешем белән ни дә булса була икән, мин аның өчен кирәгеннән артык борчылам.
  8. Еш кына минем тормыш белән башка берәү идарә итә кебек.
  9. Ниндидер эшкә алынганда, миңа билгеле бер план буенча эшләү авыр. Күп очракта интуициягә нигезләнәм.
  10. Холкым буенча мин шагыйрь, рәссам яки артист була алыр идем.

Нәтиҗә

10–15 балл – сезнең тирегез шактый калын. Үзегез һәм тормышыгыз өчен җавап бирә аласыз;

15–23 балл – сез каядыр урталыкта. Кирәк чакта – хисле, кирәк чакта кырыс була беләсез;

24–30 балл – тирегез артык юка. Мөгаен, бу – сезнең холык үзенчәлегедер. Әмма тормышыгыз белән башка берәүгә идарә итәргә мөмкинлек бирмәгез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре