Газетага язылу

Тирләү – җитди чир билгесе дә булырга мөмкин

Тирләү – барыбызга да таныш халәт. Әмма кайчак ул җитди чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә табиблар. Кайчан чаң сугарга? Тирләү-тирләмәү нәрсә ашавыңа да бәйлеме?

Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина тирләүгә бәйле киң таралган фикерләргә ачыклык кертте.

1. Йоклаганда тирләү – куркыныч чир билгесе. Дөрестән дә, йоклаганда тирләү дөрес хәл түгел. Кеше һава температурасы нормада булганда яки салкында, стресс кичермәгән тыныч вакытта бик нык тирләсә, борчылырга сәбәп бар. Эссе көндә, тынчу бүлмәдә утырганда  яки зур стресс кичергәндә, физик эш башкарганда тирләү – нормаль күренеш. Ник дигәндә, тир бизләре вегетатив нерв системасына бәйләнгән. Физик эш башкарганда, стресс кичергәндә исә организмда бик күп күләмдә адреналин бүленеп чыга. Шуның тәэсирендә тир бизләре икеләтә тизрәк эшли башлый.

2. Кеше организмга билгеле бер витамин җитмәгәндә тирли. Әйе, кеше организмга билгеле бер витамин җитмәгәндә дә чамадан тыш тирләргә мөмкин. Бу, гадәттә, Д витамины җитмәгәндә күзәтелә. Кеше нерв системасында хилафлыклар булганда, шикәр чире, калкансыман бизнең чамадан тыш актив эшләве нәтиҗәсендә дә бик нык тирли ала. Инфекцияле чирләр вакытында, температура күтәрелгәндә чамадан тыш тирләүдән дә куркырга кирәкми.

3. Матурлык индустриясендә кулланылган махсус процедура ярдәмендә тирләүдән бөтенләйгә котылырга мөмкин. Кешенең ни сәбәпле тирләвен төгәл ачыклап, аны тиешенчә дәваламый торып, чамадан тыш тирләүдән котылып булмый. Шуңа күрә тирләүгә каршы ясалган төрле косметологик процедуралар да вакытлыча гына нәтиҗә бирә. Уколларның көче беткәч, кеше кабаттан тирли башлаячак. Моны организм өчен файдалы процедура дип әйтмәс идем.

4. Тирдән контраст душ коткара. Дөрестән дә, аның файдасы зур. Моннан тыш чамадан тыш тирләүдән интеккәндә имән кайрысы, шалфейлы су белән коену да яхшы. Чамадан тыш тирләп интектергән урынны содалы су белән сөртсәң дә, нәтиҗәсе озак көттермәс. Ул тудырган селтеле тирәлектә авыр тир исе китереп чыгара торган гөмбәчек, бактерияләр үрчеми. Ромашка төнәтмәсе дә шундый ук нәтиҗә бирәчәк. Чамадан тыш тирләп интеккән кешегә табигый тукымадан тегелгән киемнәр генә кияргә киңәш ителә. Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә истән чыгарырга ярамый.

5. Тирләү-тирләмәү нәрсә ашавыңа да бәйле. Чамадан тыш тирләүдән интеккән кеше ачы, тозлы, баллы, кыздырылган, кайнар ризык ашаудан тыелып торса яхшырак. Салкын су эчү дә зыянга гына булачак. Тирдән котылу өчен фастфуд, газлы эчемлекләрдән дә баш тартырга туры киләчәк. Ачы борыч, сарымсак нерв системасын ярсытып, көчле тир бүленеп чыгуга китерә. Ит һәм балыкның да майсыз төрләрен генә ашау хәерле. Яшелчә, җиләк-җимеш тә читтә калмасын. Рациондагы ризыклар В, Е витаминнарына, кальцийга бай булырга тиеш. Ник дигәндә, тирләгәндә организм, нигездә, нәкъ менә шушы файдалы элементларны югалта. Карабодай, кишер, кузаклылар, кычыткан да тирләүне киметә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре