Газетага язылу

ТНВ каналы Раштуа гыйбадәтеннән туры трансляция күрсәтәчәк

«ТНВ-Татарстан» телеканалы Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбадәтенең туры трансляциясен күрсәтәчәк.

Трансляция 6 гыйнварда Мәскәү вакыты буенча 23:50 сәгатьтә башлана.

Литургия Казан Богородица ирләр монастыре каршындагы Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборында узачак. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләячәк.

Бәйрәм гыйбадәтен телеканалда гына түгел, TNV.RU сайтында, шулай ук телеканалның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә дә карарга мөмкин

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре