Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында ел саен 10 миллионлап кеше туберкулез йоктыра. Шуларның 1 миллионы – балалар. Шуңа күрә табиблар баласының туберкулезга каршы тикшеренү узуына каршы булган ата-аналарга бер кат кискәнче, җиде кат уйларга киңәш итә.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Анна Алешина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада туберкулез диагнозы белән 1140 кеше исәптә тора. Узган ел аны 793 кеше йоктырган.
– 2000 елдан бирле Татарстанда туберкулез йоктыручылар саны дүрт тапкыр кимеде. Ул чорда 100 мең кешегә 75 очрак туры килә иде, – дип ачыклык кертте Анна Алешина журналистлар белән очрашуда.
Республика туберкулезга каршы көрәш диспансеры баш табибының балалар сәламәтлеге буенча урынбасары Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, республикада ел саен өч меңләп бала туберкулез йоктыру куркынычы янаган кешеләр исемлегенә кертелә.
– Туберкулезга бәйле вазгыятьнең нинди икәнен беләсең килсә, балаларга карарга кирәк. Без иммун диагностикасын да гел үткәреп торабыз, вакцина да ясала. Алайса, балалар ник туберкулез йоктыра соң? Балалар туберкулезны, гадәттә, өлкәннәрдән йоктыра. Ягъни вакытында флюорография узмыйча, үз сәламәтлегенә салкын караган өлкән кеше ныгырга өлгермәгән бала организмы өчен дә куркыныч тудыра. Әгәр балаларга вакытында манту ясалмаса да, чир йоктыру куркынычы бермә-бер арта.
Еш кына әти-әниләр: «Балага БЦЖ» ясалган бит, алайса ник ул чир йоктырган?» – дип сорый. Ачыклык кертеп китәсем килә: бүген дөньяда бернинди вакцина да туберкулезны йоктырмыйсың дип 100 процент гарантия бирми. Шул ук БСЖ да чирнең авыр формаларыннан гына саклый. Ул прививка шуңа ясала.
Өлкәннәр арасында туберкулез 60 процент очракта профилактика тикшеренүе вакытында ачыклана. Әмма шушы төркемгә кергән һәр дүрт кешенең берсе флюорографияне вакытында узмаган. Бу вакытта инде ул чирне әйләнә-тирәдәгеләргә дә йоктырып өлгергән була.
– Балаларда туберкулез бернинди билгеләрсез уза. Ул бары тик манту ярдәмендә генә ачыклана. Форсаттан файдаланып, баласын тикшертүгә каршы булган яки бер генә хастаханәгә дә беркетелмәгән ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Манту яки диаскинтест – балада туберкулез барлыгын-юклыгын ачыкларга ярдәм итүче бердәнбер ысул. Кайбер ата-ана кан яки бәвел ПЦРы ярдәмендә генә чирнең бармы-юкмы икәнлеген ачыкламакчы була. Әмма бу анализ ярдәмендә туберкулезны инде шактый азарга өлгергән чорында гына ачыклап була. Башлангыч чорда исә ул организмның чир йоктырганын күрсәтми, – ди табиб.
Билгеле булганча, туберкулез – үпкәләрне зарарлаучы йогышлы чир. Ул авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә һава аша күчә. Туберкулез белән авырган кеше ел дәвамында 10–15 кешегә чир йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә чирне вакытында ачыкларга кирәк, дип кисәтә табиблар. Өстәвенә ул бик чыдам. Әйтик, авыру кешенең төкерегендәге бактерияләр кипкәннән соң да ун ай дәвамында, ә яктылык төшмәгән урында өч елга кадәр саклана. Алар авыруның киемендә, көндәлек кирәк-яраклары, китапларда да бик озак тора.
Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы урынбасары Алексей Никитин әйтүенчә, тәмәке, вейп тартучыларга да сак булырга кирәк. Аларны даими рәвештә кулланган кеше туберкулезга тизрәк бирешә.
– Тәмәке һәм вейп парлары үпкәнең лайлалы тышчасын зарарлый. Ул, үз чиратында, үпкәләрнең вирус, бактерияләргә каршы тору сәләтен киметә. Шул рәвешле, үпкәләр зәгыйфьләнә, хроник үпкә авырулары пәйда була. Туберкулез йоктыру куркынычы да арта, – дип ачыклык кертте ул.
Сүз уңаеннан, 24–28 мартта Татарстанда туберкулезны булдырмауга багышланган «кайнар элемтә» эшләячәк. Бу уңайдан борчыган сорауларга җавапны иртәнге сәгать 9 дан кичке сәгать 6 га кадәр 8 (843) 238-53-68 һәм 8 (843) 238-53-48 номерларына шалтыратып белергә мөмкин.
Туберкулез турында 4 факт
– Туберкулездан ахыргача дәвалап бетереп булмый. Бу инфекция әнә шул ягы белән куркыныч та. Кеше ничек кенә дәваланмасын, әлеге инфекция аның организмында гомерлеккә калачак.
– Дәвалану өчен ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк. Аның җитдирәк төрләре вакытында 1–2 елга кадәр үк сузылырга мөмкин.
– Туберкулездан дәвалануны ярты юлда калдырсаң, чир яңадан әйләнеп кайтачак. Ул гына да түгел, чир тагын да азып, моңа кадәр эчелгән даруларга бирешми башлаячак. Аннан дәвалану да шулкадәр кыенрак булачак, озакка сузылачак.
– Туберкулез һава аша йога. Моның өчен авыру кешенең бер тапкыр төчкерүе дә җитә. Вакытында дәваланмаса, авыру кеше елына уртача 10–15 кешегә зыян салырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез