Токаев Дагестандагы шартлау сәбәпле Путинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән

Бу хакта Казахстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Казахстан халкы исеменнән һәм шәхсән үзем һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән кайгы уртаклашам", — диелә хәбәрдә.

Элегрәк Махачкалада автосервис бинасында шартлау булганы билгеле булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 30га кадәр арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре