Токсиннардан котылып буламы?

Токсин дигән сүз чыкса, күпчелегебез тирә-юньгә кап-кара төтен таратып утырган завод торбаларын күз алдына китерә. Ләкин зарарлы матдәләрне эзләп завод-мазарга барасы юк – алар безнең өйдә дә җитәрлек, ди белгечләр.

Токсиннар ризыкта да, су һәм хәтта һавада да була. Уенчыкларда, йорт җиһазлары, төзелеш материаллары һәм идәндәге тузанда исә алар бөтенләй дә «мыжгып» торырга мөмкин. Ә бит зарарлы матдәләрнең, вакытлар узу белән, организмда тупланып, авырулар китереп чыгаруы бар. Токсиннардан котылып буламы? Белгечләрнең киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Антипирен. Бу матдә материалны юк-бар сәбәптән янып китү, ут кабудан саклый. Шуңа күрә төзелештә киң кулланыла. Матдәләр организмда тупланып, калкансыман бизгә, баш мие, иммунитетка кырын суга. Балаларның исә үсешен тоткарларга, хроник авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

Чыганаклары. Йомшак мебель, келәм, тәрәзә пәрдәләре, автомобиль утыргычлары, ясалма материалдан тегелгән кием-салым, көнкүреш техникасы, кайбер уенчыклар.

Ничек сакланырга? Идәннәрне ешрак юыгыз. Фильтрлы тузан суырткыч белән мебельне әледән-әле чистартып торыгыз. Ул бик кечкенә тузан кисәкчекләрен дә «йотып» кала. Нәтиҗәдә һава күзгә күренеп чистара. Өйдә җилләткеч системасының әйбәт эшләвен кайгыртыгыз. Мебель һәм кием-салымның табигый тукымадан тегелгәненә өстенлек бирегез.

PFAS. Әйберләрнең утка-суга чыдамлыгын саклый, май-таптан чистарта торган матдәләр бу. Галимнәр тикшеренү нәтиҗәләре аларның бавыр, калкансыман биз эшчәнлегенә, иммунитетка тискәре йогынты ясавын, гормональ өзеклекләргә китерүен күрсәткән.

Чыганаклары. Пластик контейнерлар, келәм, юу-чистарту өчен билгеләнгән әйберләр, косметика, ризыкны көйдерми торган савыт-саба.

Ничек сакланырга? Косметика сатып алганчы, әйбернең составын укып чыгыгыз. PFTE һәм fluoro дип күрсәтелгәнен читләтеп үтегез. Мөмкинлеккә карап, тефлонлы савыт-сабадан баш тартырга тырышыгыз.

Фталатлар. Пластикны йомшарта торган өстәмә. Шикәр чиренә, симерү, яман шешләргә китерергә мөмкин.

Чыганаклары. Юыну бүлмәсендәге пәрдәләр, пластик контейнерлар һәм уенчыклар, төзелеш материаллары, келәй, буяу, савыт-саба.

Ничек сакланырга? Өйне ремонтлау өчен «без фталатов» дип күрсәтелгән товарларга өстенлек бирегез. Ризыкны пыяла яки корыч савытта саклагыз. Балаларга табигый материаллардан эшләнгән уенчыклар гына сатып алыгыз.

Авыр металлар. Кургаш, терекөмеш, кадмий, мышьяк. Хәтер югалуга, акыл зәгыйфьлегенә, йөрәк, яман шеш авыруларына китерергә мөмкин.

Чыганаклары. Кайбер диңгез продуктлары, балчыктан эшләнгән сыйфатсыз савыт-саба, термометр, батарея, кайвакыт – кран суы.

Ничек сакланырга? Фильтр аша үткәрелгән суны гына эчегез. Дезодорантның составында алюминий, цирконий һәм кадмий булмаганын сайлап алыгыз. Мондые тирләүдән начаррак сакласа да, сәламәтлеккә зыян салмый.

Пестицидлар. Авыл хуҗалыгында корткычлар һәм чүп үләннәрне юкка чыгару өчен кулланыла торган химикатлар. Гормональ өзеклекләргә, яман шешкә китерергә мөмкин.

Чыганаклары. Яшелчә, җиләк-җимеш, ит ризыклары, көнкүреш химиясе.

Ничек сакланырга? Продуктларны ышанычлы урыннардан гына сатып алырга тырышыгыз. Көнкүрештә чистарткыч әйберләрнең табигыйләренә өстенлек бирегез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре