Газетага язылу

«Том Сойер Фест» «РЕБУС 2026» форумының партнеры булачак

«Том Сойер Фест» бөтенроссия волонтерлык хәрәкәте IV «РЕБУС 2026» Халыкара форумы партнеры булачак. Хәрәкәт башкалада 2016 елдан бирле эшли. Бүген Казан бүлегендә 100 дән артык даими катнашучы бар.


«Том Сойер Фест» тәҗрибәсе тарихи мохит кешеләр үзләре саклаганда гына яшәвен күрсәтә. Ун ел эчендә бу хәрәкәт шәһәргә сакчыл караш культурасын формалаштыру коралына әверелде. Безнең өчен бу проектның форумның партнеры булуы мөһим, чөнки теләсә нинди регламент, законнар һ.б. артында һәрвакыт кешеләр һәм аларның туган шәһәрләрен саклап калу теләге тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «РЕБУС 2026» форумының программа директоры Олеся Балтусова.

10 ел эчендә волонтерлар катнашында Казанда 23 объект, шул исәптән 19 торак йорт яңартылды. Алар шулай ук «Казанские наличники» скверын төзеде, Фукс бакчасындагы тарихи беседканы яңартты.

«Том Сойер Фест»тагы волонтерлар – бөтенләй дә мирас, төзүчелек белән бәйле кешеләр түгел. Бездә IТ-белгечләр, хисапчы, икътисадчылар бар. Аларны бер максат берләштерә – туган шәһәреңне саклау, аны яратуыңны күрсәтү. Сүз белән генә түгел, гамләлләр белән. Казанда яшәүчеләрдән дә рәхмәт сүзләре ишетәбез, күпчелек безне «Казанские наличники» скверы, яки Фукс Скверы аша белә. Фукс бакчасындагы утыргыч – сөйгән ярыңа тәкъдим ясау, туй фотосессиясе үткәрү урынына әверелде. Болар барысы да – волонтерларның хезмәте», – диде «Том Сойер Фест» вәкиле Анастасия Гыйззәтова.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре