Узган шимбә Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланы таңга кадәр гөрләп торды. Биредә 26 нчы тапкыр Питрау керәшен милли бәйрәме узды. Үзенә күрә бер рәхәте бар аның. Шул аланга нидер тартып тора. Узган ел 50 мең кеше килгән булса, быел кунакларның саны 60 меңгә җиткән. Шул меңнәр арасында «ВТ» журналисты да бар иде.
Керәшеннәр Питрау бәйрәмен 12 июль төнендә үк билгеләп үтәләр. Барлык гореф-гадәтләрне үтәп, корбан чалып, кунаклар җыеп бәйрәм иткәннәр инде. Алдагы төнне йоклап та тормаганнар. Машинаны авыл башында калдырып, урам аша да узарга туры килде. Капка төбендә сөйләшеп утырган ике керәшен түтие янына утырып хәл алдым. «Аланга чыгып та тормыйбыз, өйдән дә бәйрәм яхшы күренә», – диде алар. Евдокия Ефремовага 70 яшь икән.
– Безнең өчен бик зур бәйрәм инде бу. Әби мәрхүмә кечкенәдән барлык йолаларыбызны өйрәтеп үстерде. Хәзер без шуны балаларга тапшырабыз, – ди Дуся түти.
Быелгы бәйрәм аеруча күңелгә ятышлы булды. Бар җирдә тәртип икәне күренеп тора. Ярминкә аланында бик матур өйләр ясап куелган. Ә инде төрле җирләрдән килгән керәшеннәр үз гореф-гадәтләрен күрсәтә торган утарлар бик җанлы. Алар яныннан китәсе дә килмәде. Тагын бер истә калган әйбер – халык сарык, кәҗә, куян, тавык-әтәчләр янында мәш килә. Дөя сыйпап, фотога төшүләрен аңлар идең дә әле. Ә менә үзебездә үскән сарык яныннан китмәүләре гаҗәпкә калдырды. Менә бит, халык үз малларын бетереп ташлады да, бәйрәмгә килеп сарык белән кәҗәгә дә карап сокланалар.
Хәер, 60 мең кешене ничек кенә гаҗәпләндерергә соң инде? Килгән кешенең күңелен күрер өчен ничәшәр төн йокламады икән мамадышлылар? Мичтә коймак пешереп, учакта уха әзерләүгә ияләнгән инде без. Әнә хәтта керәшен мунчасына кадәр якканнар. Чабындыручысы бар. Янына кереп сөйләштереп тә чыктык. «Безнең мунчага кергән кешенең бар теләкләре кабул була», – дип кызыктыра абзый. Юк инде, минәйтәм, керми торыйм. Ике генә адым атлаган идем, теләкләрне чынга аштыра торган көзгегә юлыктым. 50–60 еллык бардыр ул. Инде аннан сурәтең дә чак күренә. Ә менә шуңа карап теләк теләсәң, чынга аша, ди. Монысында теләдем.
Балалар мәйданчыгы, «Керәшен чибәре»н сайлаучыларны, «Димче почмагы»н урап кына узып тордым. Ник дисәгез, әле ул вакытта бәйрәм башланып та китмәгән иде. Бераздан мәйдан тагын да ныграк җырга күмелде. Халык мәйдан тирәсенә җыелды.
– Без бүген яз башланган бәйрәмнәрне йомгаклыйбыз, – диде Питрау кунагы – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. – Иң элек сезне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрне җиткерәм. Без – масштабы белән дә, эчтәлеге белән дә тиңдәшсез искиткеч бәйрәм шаһитлары. Бу бәйрәм республикада яшәүче милләтләрнең дус-тату икәнен күрсәтә. Татарстанда 170 тән артык милләт яши. Кайда гына булсак та, безгә бердәм булырга кирәк. Илебез дә, халкыбыз да нык булып, үз традицияләрен зурларга тиеш.
Тырлау аланы Мамадыш районы башлыгы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вадим Никитинга аеруча якындыр. Балачагы, яшьлек еллары шушында узган аның. Ул бу бәйрәмдә авылдашларын яңа вазыйфада сәламләде. Янымда торган апаларның моңа бик сөенгәннәрен ишеттем. Горурланып тордылар.
– Менә ничәнче ел инде Питрау, һәрбер керәшен йорты кунакчыллыгы белән кунакларны кабул иткән кебек, халыкны җыя. Питрау – чын-чыннан Татарстанның милли горурлыгы. Ул – гаилә бәйрәме дә, күпләр нәкъ биредә таныша, кавыша һәм гомерлеккә бергә кала, – ди Вадим Никитин.
Гаиләләр дигәч, Питрауда танышып бергә яшәүче парларны да барлыйсы килде. Мин бу хакта «Татар-информ»да шушы бәйрәмгә багышлаган очрашуда да сорашкан идем. Ул чакта Мамадыш районының Башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов мәйданда андый гаиләләр күп булачак дип ышандырган иде. Чынлап та, безгә алар гел очрап торды.
Валентина белән Сергей Кузьминнар Түбән Камада яшиләр. Моннан 20 ел элек нәкъ менә Питрау төнендә очрашкан булганнар. Дөресрәге, Валентина «Димче почмагы»нда анкета калдырган булган.
– Үз динемдәге кешегә кияүгә чыгасым килде. Мин иремне Ходайдан сорап алдым. Питрауга килгәндә юл буе теләк теләгән идем. Әйбәт торабыз. Инде шөкер, өч бала үстерәбез. Ике кызым студент, улыбызга 5 кенә яшь әле, – ди ул.
Мәйдан буйлап йөргәндә керәшен ансамбльләре белән дә сөйләштек. Алар монда килер өчен чират тора икән. Бакалы районыннан килгән «Смәкәй» ансамбленә йөрүчеләр шулай ди.
– Бик күңелле бәйрәм бит. Сабантуй беткәч, көтә башлыйбыз инде. Мондагы мохитне сүз белән аңлатып булмый. Бер елга җитәрлек хисләр, күңел тулы яхшы хатирәләр белән китәбез. Керәшен халкының гореф-гадәтләрен саклап яшәүгә сөенәбез. Аны зур дәрәҗәгә күтәргән Мамадыш районына рәхмәт, – ди Анастасия Семенова.
Елдагыча бүләкләр җыярга килүчеләрне дә күз алдыннан җибәрмәскә тырышам. Аларны күзәтү аеруча кызык. Араларында өчәр кат кием күтәреп йөрүчеләре дә бар бит. Авыш колгага менеп, суга егылып төшү – ел саен үткәрелсә дә, үз кыйммәтен югалтмый торган уен. Су эчендә капчык сугышы да күпләрне аһ иттерә. Көянтә-чиләк белән су ташулар, капчык киеп йөгерүләрне әйтеп тә торасы юк. Биредә бүләкләр дә саллы. Әнә шуңа да уеннарга чират торалар. Уеннар дигәннән, быел төп мәйдан бары тик көрәшчеләр өчен генә калган. Башка еллардагы кебек уен уйнап комачау итүче булгангамы, көрәш иртә башланып, төнге 12гә тәмамланды да инде. Биредә кечкенә малайлардан алып инде республикада исеме билгеле пәһлеваннарга кадәр көрәште. Быел Питрау батыры исеменә Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Дүртенче ел рәттән инде. «6 яшьтән көрәшәм. Җиңәсе килә инде ул. Быел да батыр исеменә ирешүемә шатмын», – диде Радик. Мамадыштан Светлана Иванова – «Республиканың керәшен чибәре», Ариана Кадыйрова «Мамадыш районының керәшен чибәре» булды.
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез