Төнге сәгать өчтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Казанның Лаврентьев урамында Toyota автомобиле януы турында хәбәр килә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, берничә минуттан махсус хезмәтләр килеп, 6 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.
Ут капкан машина янында торган ике BMW һәм Nissan автомобильләренә дә зыян килгән. Янгында имгәнүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләрен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте тикшерүчеләр ачыклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез