Төнлә пилотсыз очкыч һөҗүм иткәндә әбисе белән биш яшьлек малай һәлак булган

Бүген төнлә Мәскәү өлкәсендә Воскресенск һәм Коломна территорияләрендә дүрт пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. 76 яшьлек хатын-кыз һәм аның биш яшьлек оныгы һәлак булган, дип хәбәр иткән Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев.

«Кызганычка, Воскресенскида фаҗига булган: шәхси йортта янгында ике кешенең гомере өзелгән. Мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Гаиләгә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтәчәкбез», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Губернатор әйтүенчә, башка зыян күрүчеләр юк. Фаҗига урынында ашыгыз хезмәтләр эшли.

Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, 28 сентябрьдә 23.00 сәгатьтән 29 сентябрьдә 07.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану көчләре Украинаның 78 пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре