Газетага язылу

Төп ставка биюе

Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге җитәкчесе Шохин әфәнде 30 июньдә безнең өчен шактый күңелсез сүзләр әйтте.

«Төп ставканың күптән түгел төшерелүе, ихтимал, бизнес өчен соңгы бүләк булгандыр». Гади кеше өчен бу сүзләр берни дә аңлатмаска мөмкин, әмма бизнес һәм сәясәтчеләр, икътисадның хәзерге моделе белән аз гына булса да таныш һәркем Шохин белдерүенән зур катастрофа тавышын ишетә ала. Илдә хәлләр шәп түгел, әйтер идем, куркыныч төсмер ала бара. Бу «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе фикере генә түгел. Шактый абруйлы шәхесләр чаң суга. Саклык банкы җитәкчесе Герман Грефка сүзне бирик. Соңгы көннәрдә генә ул: «Икътисад экстремаль югары ставка шартларында озак яши алмаячак», – дип әйтте һәм тагын бер тапкыр төп ставканы төшерергә өндәде. Грефның тагын да күңелсезрәк фаразлары бар, аларны читкә куеп торабыз, чөнки темадан ерак. 7 июль көнне генә беренче вице-премьер Мантуров әфәнде: «Тизләтелгән үсеш чорыннан соң Россия сәнәгате структур үзгәртеп коруның катлаулырак этабына аяк басты. Ихтыяҗ, җитештерүнең үзкыйммәте һәм капиталга ирешү мөмкинлеге ягыннан басым саклана. Тармаклар буенча үсеш темплары акрынайды һәм аларның динамикасы шактый тигезсезгә әверелде», – дигән сүзләр әйтте. Хөкүмәт әгъзалары – һәрвакытта да оптимистлар алар. Әйтик, икътисад түбәнәя дип әйтмиләр, тискәре үсеш башланды, диләр. Ил икътисадында, чынлыкта, бар тарафта «тискәре үсеш» билгеләре күзәтелә. Түбәнгә төшүнең төп сәбәбе итеп процент ставкасының югары булуын китерәләр һәм бизнес та, финанс белгечләре армадасы да, сәясәтчеләр көтүе дә беравыздан хор белән Үзәк банктан төп ставканы төшерүне таләп итә. «Тимер леди» кушаматы алган Эльвира Нәбиуллина, ул тавышларга буйсынып, ай саен печтек кенә процент ставкасын төшереп килде. Ставканың түбәнәюе канәгатьләндерерлек булмаса да, киләчәктә дәвам итәр дигән өмет уята һәм тынычландыра иде. Һәм менә сиңа… Шохин соңгы өметләрне кисә торган сүзләр әйтә. Эльвира ханым да процентларны түбәнәйтергә бүтән вәгъдә бирми инде. Үзенең оппонетларына ул соңгы көннәрдә генә: «Без, тәҗрибә ясап, төп ставканы киметә алыр идек. Әмма бу очракта инфляция кискен үсәр иде, һәм без стагфляциягә килеп керер идек», – дип җавап бирде һәм процентларны югары тотуда өстенлекле кредитлар белән мавыккан хөкүмәтне гаепләде. Үзәк банк рәисенең «эт – эткә, эт – койрыкка» дигән принцип белән гаепне федераль хөкүмәт өстенә ыргытуында рациональ орлык бар, билгеле. Кайсы тармакка өстенлекле кредит бирәсең, шул тармакта бәяләр күтәрелә. Өстенлекне хөкүмәт финанслаганга күрә, бюджет дефициты да үсә җитмәсә. Сүз триллионнар турында бара һәм алар икътисадка шундый басым ясый: бәяләр күтәрелә, дефицит үсә, җитештерү түбәнәя… Без менә шундый «сихерләнгән боҗра»га тап булдык: ставканы төшерү дә куркыныч, күтәрү дә хәвефле.

 

Ни өчен төшерү курыныч, диярсез инде сез. Процент ставкасын төшерү белән бизнес һәм халык күпләп кредит ала башлый, хезмәт хаклары арта, нәтиҗәдә җитештерүчеләр ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерә алмый. Бәяләр күтәрелә, күчемсез милек һәм акцияләр кыйммәтләнә, эшкә кеше җитми башлый. Моны икътисадның кызуы дип атыйлар. Суытмасаң, чамасыз күп куыклар пәйда була. Куыкларның шартлый торган гадәте бар. Россиядә күзәтелә бу.  Торак күп төзелә, әмма сатылмый, чөнки чамасыз кыйммәт. Ипотека бирү хәлне төзәтми, куыкны гына кабарта, кредитлар кичектерелә һәм түләнми. Процент ставкасын төшерүнең тагын бер куркыныч ягы бар: халык депозитлардагы акчасын күпләп ала башлый. Депозиттагы акчалар, куллану базарына күчсә, гиперинфляция китереп чыгарачак. Аннан соң бар халык акча сорап килсә, банклар түли дә  алмаячак, шундый паника кубачак: депозитларны бикләргә туры киләчәк.  

 

Үзәк банк, шундый хәвефләрдән качу өчен, төп ставканы күтәрә. Халык һәм бизнес кредит алудан туктый, чөнки түләп булмаячак. Кулында акчасы булганнар аны депозитка илтә, чөнки кертемнәр мул табыш вәгъдә итә. Фонд базары түбәнәя, күчемсез милек һәм товарлар сатылмый, җитештерү кими, эшсезлек арта. Соңгысы ихтыяҗны тагын да киметә. Озак суытсаң, икътисадта рецессия башлана. Рецессиядән чыгу өчен, төп ставканы төшерәләр. Кайбер илләр хәтта тискәре ставка да кертә. Бу схема хәзер глобаль икътисадта да эшләми, чөнки бурычлар күп җыелды, куыклар чиксез кабарды. Россиядә вазгыять тагын да катлаулырак. Бездә бурычлар чагыштырмача күп түгел, әмма барыбер куркыныч.

 

Процент ставкасының артык югары булуы өстенә яңа бәла калыкты. Бензин кризисы башланды. Икътисадның веналарында акча акса, артерияләрендә бензин ага. Бензин бәясе күтәрелү икътисадның кан тамырларына шундый басым ясый: артерияләр шартларга мөмкин. Артерия шартлау гадәттә һәлакәткә китерә. Россия икътисадында классик капиталистик икътисадка бик үк хас булмаган «чыгымнар инфляциясе» дигән нәрсә бар. Капитализмда ничек? Бәяләр күтәрелеп, халык товар алмый башласа, бизнес бәяне төшерә. Дефляция башлана. Дефляциядән качу өчен, түбән процент ставкасы кертәләр дә инде. Тискәре ставкага кадәр барып җитәләр. Бик түбән процент белән кредит өләшәләр. Россиядә бу мөмкин түгел. Бизнес бәя төшерә алмый, чөнки чыгымнар үсә. Мотор ягулыгы сальто ясаганда, бәя төшереп кара син. Менә шул классик булмаган вазгыятьне Үзәк банк классик рецепт белән көйләмәкче: төп ставканы күтәреп, кризистан чыкмакчы. Ха! Бездә төп ставка күтәрү бизнесның чыгымын гына арттырачак: ул җитештерүне киметәчәк, ә бәяне барыбер күтәрәчәк. Стагфляциядән качып, стагфляциягә килеп керәчәкбез. Мондый вазгыятьтә нефть бәясе күтәрелү дә Россиягә элек биргән дивидендларны бирми инде, чөнки бензинны читтән сатып ала башладык.

 

Коллапстан чыгу өчен, иң беренче чиратта бензин мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Безнең чиновниклар исә аны армия прапорщигы кебек хәл итмәкче. Поездны туктату өчен прапорщик: «Поезд, тукта! Бер, ике!» – дип әйткән диләр бит әле. Андый әмер белән генә поезд туктамый. Бензин бәясе дә шулай ук.

                  

        

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре