Кечкенә авылда нәрсә бар инде анда дисезме? Әйе, юклары күбрәк тоела беренче карашка. Кибете дә юк, клубы да, мәктәбе дә юк, башкасы да... Бу юлы күркәм мәчете һәм кешеләреннән башка берние булмаган, әмма рухи яктан бай һәм зыялылар үстергән Сарман районының Балтамак авылына сугылдык. Юлыбызның монда таба борылуының сәбәбе исеменең «тәмле» булуында иде.
Азан әйтүчесе бар
28 йортлы бер урамлы авыл бу. Шуның 13 ендә нибары 20 кеше яши. Җәен кайтучылар белән 40 ка җыела икән әле. Хуҗасыз нигезләр дә бар. Авылга 1883 елда нигез салынган. Революциягә кадәрге чыганакларда Баллы Тамак исеме белән искә алына. Янәшәдә генә Баллы инеше. Шуңа карап, авылга Баллы Тамак дип кушканнар.1859 елда – 180, 1970 елда 167 кеше яшәгән.
Матур мәчетләре әллә каян күзгә ташлана. Юктан гына салмаганнардыр, димәк, игътибар бар, өмет тә сүнмәгән. Түбән Кама районының элеккеге башлыгы Рамил Муллинның әнисенең туган нигезендә бер ел элек ачылган ул. Авыл халкы бергәләп төзегән әлеге гыйбадәтханәне.
Безне авыл белән күптән түгел алтын туйларын билгеләп үткән – Наилә апа hәм Рафис абый Фатыйховлар таныштырды. Капка төбендә машина күп булгач, шакыган идек ул йортның ишеген. Баксаң, Мәскәүдән хәл белешергә кунакка кайткан улларын озатырга җыенулары икән. Танылган табиб, диделәр аның турында. Хәерле юл теләгәч, бергәләп урам әйләндек.
– Авылдашларның барысы да читкә китеп бетте. Җиде-сигез әби һәм ике бөртек бабай калды. Шуның берсе мин булам инде, – ди Рафис абый. – Соңгы вакытта 4 балалы гаилә күченеп кайтты. Балаларын Сарман мәктәбенә автобус йөртә. Ялларда Чаллы, Әлмәт, Түбән Камадан кайтучылар бар. Әти-әниләре нигезләрен ныгыттылар. Күбесе – яшь пенсионерлар. Хәзер бит лаеклы ялга чыккач та эшлиләр. Инде бөтенләй кайтуларын көтәбез. Мәчеткә йөрүчеләр юк әле. Азан әйтеп, үзем генә намаз укып кайтам. Мәчетне шундый күркәм итеп җиткезеп куйдык. Иганәчеләр күп булды. Авылдан чыккан егетләр ярдәм итте. Элек бездә мәдрәсә дә булган.
Рафис абыйга да кайчандыр авылдан чыгып китәргә туры килгән. Түбән Камада 30 ел яшәгәч, гаиләсе белән кире туган авылына кайткан ул.
– Мәктәп бетү, эш булмау яшьләрне шәһәргә тартты. Армиядән кайткач, авылда шофер, тракторчы булып эшләдем. Гаилә коргач, шәһәрдә төпләндек. Әмма нигезне ташламадык. Теплица кордык, бәрәңге утырттык, – дип сөйли ул. – Әти-әниләр мәрхүм инде. Күршедә генә апам яши. Биш баладан өчәү калдык. Өч бала үстердек, 7 оныгыбыз бар. Шунысы рәхәт: туганнарны бер нигезгә туплап яшибез. Бирегә шул ният белән кайттык та инде.
Рафис абыйның тормыш иптәше Наилә апа өчен дә туган авылга әверелгән Балтамак.
– 50 ел элек күрше Рангазар авылыннан килен булып килдем. Ул чакта 35 йорт булгандыр. Клубы да гөрләп торды. Мин менә шушы кибеттә эшләдем, – дип төртеп күрсәтте ул язусыз кибеткә. – Аны үзара салым акчасына яңарттык, түбәсен алыштырдык. Хәзер ул оныклар бүлмәсенә әйләнде. Анда балалар рәсем ясый, укый-яза. Каникулда күп кайталар. Быел балаларны мәчеттә гарәпчә укырга-язарга өйрәтергә уйлыйм. Кибет юк. Безгә районнан автокибет тәкъдим иткәннәр иде. Тик баш тарттык. Балалар еш кайтып тора. Үзебез дә кирәк-яракны күрше авылларга барып алабыз.
Фатыйховлар гаиләсе күченеп кайткач, Балтамак икенче сулышын кичергән. Авыл халкына, бергәләп зиратны тәртипкә китерик әле, дип мөрәҗәгать иткән алар. Читтә яшәүчеләр дә ярдәм кулы сузган. Зиратны койма белән әйләндереп, йортын төзегәннәр. Икенче елда Авыл көне үткәргәннәр. 43 ел Сабан туе күрмәгән булган ул. Сүз уңаеннан, авыл тарихы турында китап та дөнья күргән. Менә шулай итеп, үзара җепләр дә ныгыган, авылның тормышы да яхшы якка үзгәргән. Үзара салым акчасы авылны төзекләндерүгә китә, шулай ук хуҗасыз йортларның коймаларын тотканнар. 2018 елда район башлыгы балаларга уен мәйданчыгы бүләк иткән. Быел авылга асфальт юл салырга вәгъдә иткәннәр.
– Халык бердәм. Авыл төркеменә, әйдәгез, зиратта өмә ясыйбыз, авылны чистартабыз, мәчет янын җыештырабыз, дип язу да җитә. Күмәкләшеп эшлибез, аннан чәй эчәбез. Аралашабыз, киләчәккә планнар билгелибез, – ди Наилә апа.
Кайтучылар
Авылга кайтып китүчеләрнең дә, кайтып төпләнгәннәрнең дә хәлен белештек. Әнә Әнвәр абый Хөсниевнең бөтенләйгә күченергә исәбе бар. Ул капка төбендә ахирәте белән утыра иде.
– Кайткач, мәчеткә җомга намазына баргалыйбыз. Авылга нур өсти мәчет. Юлларны матурладылар. Төп нигезне саклыйбыз. Бабай да шушы зиратта күмелгән, әти-әниләр дә шунда. Карамасаң, таркала бит нигез. Күршебездә ике егет искесе урынына яңа йорт торгызды. Арада әкрен генә таркалганнары да бар, – ди Әлмәттә яшәүче Әнвәр абый.
Гариповлар исә 12 ел элек күченеп кайткан. Без килгәндә, эшче егетләр ишегалдын тәртипкә китереп ята иде. Брусчатка җәймәкчеләр.
– Су, газ бар, шәһәрчә яшибез. Монда бик рәхәт, – ди Нияз Гарипов.
85 яшьлек Рәсимә әби Мифтахова Рафис хәзрәтнең апасы булып чыкты. Утыз елга якын фермада эшләгән ул, аннан шәһәргә киткән.
– Фермалар яхшы иде, таркалды шул. Башлангыч мәктәп бар иде, аннан Рангазарга йөреп укыдык. Авылда кеше күп иде, – дип хатирәләргә бирелде ул. – 1987 елда авылдан чыгып киттем. Ирем үлгәндә, өч улым белән ялгыз калдым. Төпчегем белән бергә яшибез. Җәй кайтабыз, кыш китәбез. Авылда йорт җимерелә башлаган иде, улым ныгытты. Һәркемнең бер төпчеге кайтып, әти-әнисе нигезен карап тота, – ди Рәсимә әби.
Укымышлылык
Безне иң гаҗәпләндергәне – халыкның укымышлылыгы. Монда һәр йорттан зыялы кешеләр чыккан. Барысы да – югары белемле. Авырсаң, дәваларга табиблары, белмәгәнне сорарга укытучылары бар. 15 тән артык табиб һәм укытучы чыккан моннан.
– Әнә теге зәңгәр түбәле йортта туган дүрт баланың өчесе – табиблар. Апалары – Мөслимдә, энеләре Әлмәттә, Түбән Камада хезмәт куя. Иремнең энесе дә – танылган табиб. Күрше район, авыллардан да безгә ярдәм сорап киләләр. Бер йорттан берничә укытучы чыккан нигезләр дә бар. Авыл җирлеге башлыгы, полковник, инженер, нефтьчеләр, атказанган мал табиблары, сөт комбинаты җитәкчеләре дә, энергетика оешмасы җитәкчеләре дә бар бездә. Гади кешеләр дә – авылның горурлыгы. Бу йортта эретеп ябыштыручы егет яши. Үз эшен шулкадәр оста башкара ул. Авылда өч хуҗалыкта умарта тоталар. Буада балык үрчетәләр. Балтамак кешеләре бик уңган һәм булган, – ди Наилә апа.
Республиканың танылган шәхесләрен дә бәйли бу авыл. Саный китсәң, алар бик күп икән. Әйтик, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовның әнисе, Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламовның әтисе – Балтамактан. Әби-бабалары Балтамак авылында яшәп, шунда җирләнгән, балачаклары бу авылда узган. Әле дә элемтәләр өзелми икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм (милли) проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез