Газетага язылу

Торак сатып алганда 400 мең сумга кадәр акчаны кире кайтарырга мөмкин

Татарстанда яшәүчеләр торак сатып алганда яки төзегәндә салым чигерүе хисабына акчаларының бер өлешен кире кайтара ала.

Бу хакта «Татар-информ» яза.

Милек өчен салым чигерүе законда каралган суммадан гыйбарәт. Мондый салым чигерүенә документлар бирү сроклары буенча чикләүләр каралмаган.

Ипотека буенча түләнгән процентлардан салымны кире кайтару хокукы салым түләүчегә гомерендә бары тик бер генә тапкыр бирелә. Шуны да истә тотарга кирәк: күчемсез милек якын туганнардан сатып алынган булмаска тиеш.

Салым чигерүенә керә торган чыгымнар:

  • күчемсез милек (фатир, торак йорт, бүлмә) сатып алу яки төзелешкә юнәлдерелгән акчалар;
  • индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән җир участогын сатып алу чыгымнары;
  • ипотека кредиты буенча түләнгән процентлар;
  • ипотека кредитын рефинанслау өчен алынган займнар буенча процентлар.

Салым чигерүенең максималь күләме:

  • заем акчаларын кулланмыйча торак сатып алганда яки төзегәндә чыгымнар 2 млн сум күләмендә исәпкә алына, бу 260 мең сумга кадәр кире кайтарырга мөмкинлек бирә;
  • ипотека кредиты кулланылган очракта лимит 3 млн сум тәшкил итә, ә максималь кире кайтару суммасы 390 мең сумга кадәр җитә.
  • Әгәр беренча тапкырда чигерү суммасы тулысынча файдаланылмаган булса, файдаланылмаган өлешен киләсе елларга күчерергә рөхсәт ителә.
  • Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре