Төркиядә Россия туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Анталья аэропортыннан Сиде шәһәренә баручы Россия туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, салонда 33 Россия туристы булган. Бәхеткә, берәү дә каты имгәнмәгән.

Бер пассажирга гына медицина ярдәме кирәк булган, аны хастаханәгә илткәннәр. Калган туристларны кунакханәләргә таратып куйганнар.

Россиялеләр барысы да иминиятләштерелгән булган, туроператор вәкилләре алар белән даими элемтәдә. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре