Мароккодан Төркиягә ял итәргә килгән яшь парны җинаятьчеләр 4 көн әсирлектә тоткан. Бу хакта Hürriyet басмасына сылтама белән «Рен-ТВ» хәбәр итә.
8 октябрьдә Истанбулның Алибейкей районында төзелеш барган бина тәрәзәсеннән хатын-кыз гарәпчә ярдәм сорап кычкырган. Үтеп баручылар бу хакта полициягә хәбәр иткән.
Урынга тәртип саклаучылар килеп җиткәндә, хатын-кыз 1 нче каттагы тәрәзә аша урамга чыккан булган. Ул бинада әсирлеккә алынган кияве булуы турында хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре ирне куллары бәйләнгән килеш тапкан. Зыян күргән парны участокка китергәннәр.
Яшь пар Истанбулга Мароккодан турист буларак килгәннәр. Аларны бандитлар урлап, кул-аякларын бәйләгән хәлдә, 4 көн әсирлектә тотканнар. Җинаятьчеләр аларның туганнары белән элемтәгә чыгып, кияү белән кәләшне азат итү өчен 18 мең доллар таләп иткәннәр.
Соңрак, урлаучыларның берсен кулга алганнар. Тентү вакытында анда Мароккодан килгән парның кәрәзле телефоннары табылган. Хокук саклаучылар башка җинаятьчеләрне эзләүне дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез