Төркиянең көньягында җир тетрәгән, бер хатын-кыз һәлак булган, тагын 69 кеше зыян күргән, дип хәбәр итте социаль челтәрдә илнең эчке эшләр министры Али Ерликая.Бу хакта РИА Новости яза.
Җир асты тетрәүләрен 02.17 сәгатьтә Төркиянең Мармарис курортыннан ерак түгел теркәгәннәр.
Министр сүзләренчә, тетрәүләр Мугла провинциясендә һәм башка провинцияләрдә сизелгән, җимерелүләр теркәлмәгән.
69 кеше зур биеклектән сикереп зыян күргән, аларның 46 сын хастаханәгә салганнар, дип өстәде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез