Торсын, кирәге чыгар! Тузан җыеп яткан әйберләрне нишләтергә?

Торсын, кирәге чыгар! Иртәме-соңмы, һәркайсыбыз бу сүзләрне киелми торган киемгә, кулланылмый торган савыт-сабага, тузан җыеп яткан көнкүреш кирәк-ярагына әйтә торгандыр. Өйне җыештыра башласаң, андый иясез «кирәк»ләрнең гаять күп булуы ачыклана бит әле ул. Чүпкә әрәм, саклап яту мәгънәсез, кулланырга теләк юк. Нишләргә?

Баксаң, синең өчен кирәксез тоелган нәрсә башка берәүгә бик кирәк икән бит! Ил күләмендә «гаражда сатулар» (гаражные распродажи) популярлаша ди әнә. Чү, гараж сату турында түгел сүз! Чит илдә барлыкка килгән күренеш булганга гына шундый атама белән йөри ул. Арзан бәягә яхшы сыйфатлы кулланылган кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары, техника һәм башкасы сатыла торган урын бу, кыскасы. Әйбергә яңа тормыш бүләк итү дисәк тә була. Дөнья үзгәрә, әйберләргә карата мөнәсәбәт тә. Яхшыга булсын!

Россия шәһәрләрендә күпләр мондый чараларны махсус бүлмә арендалап та, үз фатирларында да оештыра икән. Белдерүләр исә «сарафан радиосы», социаль челтәрләр аша тарала. Кешенекен алу үзеңне кимсетүме, акчаны янга калдыру ысулымы? Иске яңаны саклыймы?

Икенче тормыш

Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова – беренчеләрдән булып мондый «гаражка»лар оештырган кеше. Әйтергә кирәк, коймак беренче булса да, төерле булмый.

– Дус кызым Сан-Францискода гомер итә. Аларда мондый «гаражка»лар – даими күренеш. Алар биредә кием-салым гына сатып калмый, көнкүреш әйберләреннән дә котыла. Алар, чынлап та, гараж кырыена бөтен кирәкмәгән кирәк-яракларын чыгарып куялар. Өч айга бер тапкыр шундый ташламалы көннәр оештырып алалар. Ике як өчен дә файдалы бу. Кирәкмәгән әйберне сату – кешегә чүп-чар сату дигән сүз түгел бит әле ул, – дип сөйләде Гөлназ.

Үзе исә даими рәвештә шәхси киемнәренә ташламалы көннәр оештыра.

– Әйтик, этикеткасы да алынмаган киемнәрне сатуга куйганым бар. Сатып алганмын да, кимәгәнмен инде. «Сыйфатлы, әйбәт булгач, ник сатасыз?» – дип сораганнары бар. Мин бит инде гардеробымдагы бөтен нәрсәне киеп бетерә алмыйм! Ул бит исраф. Хәзер исә, гомумән, кием-салымны азрак алырга тырышам. Элек тегесе дә, монысы да ошый иде, барысын да җыя идем, – ди танылган алып баручы.

Киемнәренең сыйфатлы булуын яшерми Гөлназ. Барысы да «химчистка» аша үткән, ди. Үзбәясеннән күпкә арзанга сата икән. «Гаражка»дан кергән акчаның бер өлешен хәйриягә күчерә.

– Еш кына: «Киемнәреңне балалар йортларына илтеп тапшыр», – дигәнне ишетәм. Кирәкми аларга минем киемнәр! Үкчәле туфли, сәхнә күлмәкләре аларга нәрсәгә? Акчалата бирү яхшырак дип саныйм. Кирәк әйберләрен, даруларны үзләре сатып алалар, – ди Гөлназ Сәфәрова. – Узган ел шундый ташламалы көн ясагач, җыелган акчаны республика хастаханәсендә яман чиргә каршы көрәшкән балаларга күчердек. Аларга синең итәкләрең түгел, матди ярдәм кирәк.

Гөлназ Сәфәрова әйтүенчә, сыйфатлы, затлы, матур кием-салым кесәне «тешли». «Кешенең, аеруча яшьләрнең матур киенәсе килә. Шуңа күрә, нишләп әле арзанга гына шундый сыйфатлы кием алып кимәскә?! Минем төп максатым акча эшләү түгел. Киемне исраф итмәү, балаларга булышуны күздә тотам. Әмма бу эш бик катлаулы. Махсус урын табарга кирәк, киемнәрне әзерләргә кирәк, халык белән аралашырга, аларны кабул итәргә кирәк...» – ди ул.

Мондый ташламалы көнгә ныклап әзерләнергә, бирелеп оештырырга кирәк дигән фикердә ул. Хәзер дә: «Кайчан оештырасыз инде?» – дип сораучылар күп икән. Хәтта бүтән шәһәрләрдән килергә теләүчеләр дә бар. Әмма әлегә Гөлназның моңа вакыты җитми.

«Татар радиосы»ннан Зилә Сабитова социаль челтәрләрдәге сәхифәсе аша киелми торган киемнәр, кулланылмыйча тик яткан әйберләрне (үзенекен генә түгел) урнаштыру, сату, аларга хуҗа табу белән мавыгып алган иде.

– Нәрсәдер сатылды, нәрсәдер юк. Вакытны күп ала торган нәрсә булып чыкты ул. Чөнки кеше кызыксынса да, сатып алмаска мөмкин. Моңа вакыт әрәм итәсе түгел икән, дидем, – ди Зилә.

Кулланылмый торган әйберләрнең тик ятуы эчне пошыра, ди әңгәмәдәшебез. Болай гына чүплеккә дә озатасы килми.

– Ник бу әйбер урын алып монда ята, дип борчыла башлыйм. Шуңа күрә аларны кешеләргә таратам. Йә сеңелләремә, йә башкаларга, дигәндәй. Сиңа кирәкмәгән әйбер, киеп туйган кием кем өчендер бөтенләй яңа булырга мөмкин бит. Бик сыйфатлы, яхшы сакланган киемнәр була. Ни өчен әле менә андый кирәк-яракларга яңа тормыш бүләк итмәскә? Чиста, пөхтә кешенең киемнәрен киеп була дип саныйм. Без дә балачакта кешедән калган киемнәрне кидек, туганнардан да, абый-апалардан да кала иде, – ди Зилә Сабитова.

Нужа кушкангамы?

Бәйсез финанс белгече Гөлия Хөсәенова, мондый төр сату-алуларның популярлашуына берничә сәбәп бар, ди.

– Дөрестән дә, элек мондый «гаражка»ларны бары тик Америка фильмнарында гына күреп була иде. Хәзер инде Россия шәһәрләрендә дә мөһим социаль-икътисадый күренешкә әйләнеп бара ул. Мондый чараларның популярлаша баруы турыдан-туры икътисадый вазгыятькә бәйле, – ди белгеч. – Иң беренче чиратта, бәяләрнең өскә үрмәләве һәм инфляциянең гел үзгәреп торуы халыкны итәк-чабуларын җыеп тотарга мәҗбүр итә. Сатып алу сәләте кимү арзанлы, әмма киң кулланылышлы товарларга ихтыяҗ барлыкка китерә. Импортны алмаштыру, ваклап сату кибетләрендә сайлап алу мөмкинлеге кимү дә халыкны башка чыганаклар эзләргә этәрә. Шул рәвешле, нәтиҗә буларак, беренче планга «яңаны сатып алганчы, арзан, әмма шундый ук кулланылганны сатып алу отышлырак» дигән фикер алга чыга.

Финанс белгече мондый күренешләргә уңай каравын әйтте. Социаль яктан да, табигатькә сакчыл караш ягыннан да хуплана торган эш бу.

– Сиңа кирәк булмаган товар, кием-салымны кемгәдер бирү, сату чүп-чар, калдыклар күләмен киметә, кешедә экологик һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли, – ди Гөлия Хөсәенова. – Мондый чараларның социаль ягын да билгеләп үтмичә булмый. Кешеләр аралаша, алмаша, сәүдә итә һәм килешә. Монда күбрәк икътисадый түгел, ә бәлки, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр мөһимрәктер дә. Мондый «ташламалы көннәр» модага иярү генә түгел диясе килә. Бу – чын-чынлап икътисадый һәм социаль вазгыятьнең чагылышы. Тотрыксыз икътисад шартларында әлеге чаралар мөһим роль уйный.

Практик психолог Зөһрә Кәримова да иске, димәк, сыйфатсыз дигән сүз түгел әле ул, ди. Мондый сату-алу күренешләре әнә шуны да раслый.

– Ике якка да файдалы чара ул. Иске – начар дигән сүз түгел әле ул. Шул рәвешле исрафлыкка юл куймыйбыз. Монысы кайберәүләр өчен дини яктан да мөһим бит. Кемнеңдер кибеттәге бәягә нәрсәдер сатып алу мөмкинлеге булмаска мөмкин, кемдер мондый чараларда сирәк әйберләр таба. Коллекционерлар да бар бит әле, – дип сөйләде ул. – Мәсьәләнең шул ягы бар: мондый «гаражка»ларны кешеләр, күпчелек очракта, яңа кием алу теләге туганда оештыра. Ягъни аларның яңа кием-салым алуга ихтыяҗы барлыкка килә, ул шопингтан ләззәт ала. Кешенең матур киенәсе килү теләге начар, димим. Әмма бу бәйлелеккә әверелмәсен иде.

Энергия килсен!

Коуч, психолог Илүзә Әминова, кулланылмый торган әйберләр, киелми торган киемнәр энергия йөрешен тоткарлый, ди. Шуңа күрә алардан котылу ягын карарга кирәк.

– Без нәрсә генә сатып алсак та, һәркайсы үз артыннан энергия йөртә. Ә кулланылмый торган әйберләр урынында энергиянең тоткарлануы барлыкка килә һәм ул «начар ис» чыгара башлый. Әйберләрдән рәхәт күңел белән котылмау финанс мәсьәләсенә һәм сәламәтлеккә зур йогынты ясый, – дип аңлата тәҗрибәле психолог. – Кайбер кешеләр әйберләрне унар, хәтта егермешәр ел саклый. Әгәр без алардан котылсак, энергия йөреше башлана һәм яңа әйберләр килә.

Әйберләре белән авырдан аерылыша торган кешеләр дә бар, билгеле. Андыйларга нишләргә соң? «Моның өч сәбәбе булырга мөмкин. Без күпчелек вакытта балачактагы тормыш сценарийларына бәйләнеп яшибез. Шуңа күрә беренче сәбәбе кешенең кайчандыр бик мохтаҗ тормышта яшәвенә бәйле булырга мөмкин. «Ә бәлки кабат шундый тормыш килер?» – дигән уй тынгы бирми. Икенчедән, ул әйберләр аңа кадерле, кемнеңдер төсе булуы бар. Өченче сәбәп: исраф итүдән куркып, әйбергә бик нык сакчыл караш», – ди психолог.

Илүзә Әминова әйтүенчә, генераль чистарынуны елга бер тапкыр ясарга кирәк. Йә язын, йә көзен, мәсәлән. Айның тулган көннәрен, планеталарның, йолдызларның урнашу тәртипләренә бәйләнеп ятасы түгел анысы. Кемгә кайчан уңайлы, шул вакытта чистарына башласа хәерле.

САН

* «Ecoplatform» компаниясе исәпләүләре буенча, 2024 елның гыйнварыннан маена кадәр россиялеләр кулланылган кием-салым тапшыру тартмаларына 180 тоннадан артык текстиль эшләнмәләр тапшырган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 тапкыр күбрәк. Июньнән октябрьгә кадәр тагын 317 тонна кием-салым җыелган.

* «Авито» сораштыруы мәгълүматлары буенча, Россиядә кулланылган әйберләргә ихтыяҗ арта. Яшьләрнең 40 проценты кулланылган әйберләрне сатып алуга уңай карый. Бу күренешкә тискәре мөнәсәбәтне 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге россиялеләрнең 7 проценты гына белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре