Тортның иң тәмлесен сайларга өйрәткәннәр

Кибеттә торт сайлаганда, иң элек яраклылык вакытына карарга кирәк. Казанда пешекче булып эшләүче Валентин Митрофанов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән.

“Торт никадәр “свежийрак” булса, шуның кадәр тәмлерәк”, – дип билгеләп үткән агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше.
Шулай ук җитештерүчесенә дә игътибар итәргә кирәк. Танылган компаниянекенә өстенлек бирергә тырышыгыз, дип киңәш иткән пешекче.
Аның басым ясап әйтүенчә, торт пешерү – шактый ук катлаулы эш. Шуңа күрә кабын да, кондитер әйберенең торышын да әйбәтләп карап-тикшереп чыгу шарт.
“Торт ярылып, катламнары аерылып китмәгән булсын, кабы эчендә юеш булмасын, вак тамчылар булмасын,”, – дип билгеләп үткән Митрофанов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре