Мәктәпләрдә электрон дәреслекләр кулланылмаячак. Россия мәгърифәт министрының беренче урынбасары Александр Бугаев әнә шулай дип белдерде. Укытучыларның да күбесе басма дәреслекләрне хуплый. Ә менә кулларына замана уенчыгы тотып туган балалар өчен әлеге фикер сәеррәк тоела.
– Без мәктәпләрдә электрон дәреслекләрдән файдаланмаячакбыз. Чөнки басма дәреслек дөньяга карашны булдыра Ул баланың баш мие үсешен формалаштыра. Безнең дәреслекләр кәгазь булып калачак, – ди Александр Бугаев.
Министр урынбасары белдергәнчә, шул ук вакытта мәктәпләрдә укыту эшенә ярдәм итә торган төрле электрон системалар кулланыла. «Безгә заманчалык чит түгел. «Минем мәктәп» дәүләт мәгълүмат системасы, электрон көндәлекләр һәм укыту эшенә ярдәм итә торган башка нәрсәләр бар», – ди ул. Александр Бугаев шулай ук укытучы белән укучы арасындагы аралашуны замана технологияләренең берничек тә алыштыра алмавын әйтә.
Айрат Миннәхмәтов Менделеевск районының Камай мәктәбендә тарих дәресләре укыта. Ул, киресенчә, электрон дәреслекләрне куллану яклы.
– Нинди артка сөйри торган фикер бу? Болай кысрыклауның мәгънәсен аңлап бетермим. Без заманча тормышта яшибез. Балаларны Һәфтияк белән генә укыта алмыйбыз. Бүген барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш, – ди Айрат Миннәхмәтов. – Авыл мәктәбе булгач, кайвакыт китаплар җитеп бетми. Телибезме, теләмибезме, электрон ресурслардан файдаланырга туры килә. Кайбер китаплар рус яки татар телендә генә кайта. Андый очракларда укучыларга электрон дәреслекләрдән файдаланырга киңәш итәм. Басма китапны сатып алырга акча да кирәк бит. Балаларга электрон ресурслар кулланып, рефератлар да яздыртабыз. Әгәр рөхсәт ителгән әдәбият һәм ул безгә кирәкле икән, нигә кулланмаска? Балаларга шыплап тулган портфель күтәреп йөрү дә авыр. Әгәр мәктәптә ноутбуклар бар икән, нигә электрон чыганакларны аннан гына ачып карамаска? Балаларга да җиңелрәк булыр иде. Авыр күтәреп, умыртка баганалары кәкрәя бит.
Кама Тамагындагы татар мәктәбе директоры Гөлназ Галиханова исә электрон басмаларны хупламый.
– Миңа кәгазь дәреслекләр ошый. Электрон басмалар балаларның күзләренә дә зыянлы. Уку грамоталылыгын да кәгазь китап үстерә. Мәктәптә электрон дәреслекләрне сирәк кулланабыз. Мин үзем математика укытам. Укучыларны БДИга әзерләгәч, интернет ресурслардан файдаланабыз, – ди Гөлназ Галиханова.
Аксубай районындагы Түбән Татар Майнасы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Гафиятуллина фикеренчә, китапны кулга тотып уку – үзе бер рәхәт.
– Электрон дәреслекләр белән дә укытырга туры килә. 8 нче сыйныфларның әдәбияты белән азапландык. Аннан олимпиадага әзерләнү өчен чыгартып бирдем. Укучының укыйсы килмәде. Электрон китап минем үземнең дә истә калмый. Китапның исе дә йогынты ясый дип уйлыйм, – ди ул.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, 2022–2023 еллардан башлап мәктәпләр электрон басмаларны үзләре сатып ала. Элек бу мәсьәлә үзәкләштереп хәл ителгән.
– Безнең мәктәпләрдә укучылар басма китаплардан укый. Өстәмә чыганак буларак кулланырга мөмкин. Әмма ул төп басма дәреслекләрне алыштырырга тиеш түгел. Мин үзем китапны кулга тотып укырга яратам, – ди Алсу Мөхәммәтова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез