Газетага язылу

ТР Милли музее һәм Ачык университет «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дигән сәяхәткә чакыра

Яңа 2026 елны без Муса Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышланган махсус сәяхәт белән башлап җибәрергә булдык. Сәяхәттә без галимнең Казан белән бәйле кайбер әһәмиятле урыннарына тукталырбыз һәм ХХ гасыр башындагы татар дини-интеллектуаль тормышы белән танышырбыз.

Шулай ук 13:00 сәгатьтә теләүчеләр белән Ислам мәдәнияте музеена Муса Бигиев тормышы һәм мирасына багышланган күргәзмәгә бару да планлаштырыла. Анда Бигиевның тормыш юлына кагылышлы кызыклы фактлар, архив документлары һәм китаплар белән танышырбыз.

🗂Кайчан: 10нчы гыйнвар (шимбә) көнне 11:00 сәгатьтә

🔍Очрашу урыны: Габдулла Тукай музее янында (Г. Тукай урамы, 74)

💬Алып баручы: Г. Тукай музееның фәнни хезмәткәре Лена Тябина
 

✏️Катнашу ирекле, әмма теркәлү кирәк: https://forms.yandex.ru/u/695e35c695add51537a7b265

Ачык һавадагы сәяхәт якынча 40 минут дәвам итәчәк, шуңа күрә җылырак киенергә һәм яхшы кәеф белән килергә киңәш итәбез!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре