Торак төзелеше программалары буенча эшләрнең планнары һәм торышы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, иҗтимагый киңлекләрне төзү, шулай ук илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
2026 елга файдалануга торак тапшыру планы - 3 млн 175 мең кв.м. шуларның 1 млн 980 мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 45 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 150 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча (республиканың 29 районында 107 йорт) файдалануга тапшырылачак.
Узган елдагы кебек үк, аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Быел ятим балалар арасыннан 641 кеше, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 21 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә һәм 3 гаилә мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр алачак.
Күп балалы гаиләләр буенча муниципалитетларга быелның 1 февраленә кадәр министрлыкка гражданнарны исәпкә алу эшләренең актуальләштерелгән документларын тапшырырга кирәк.
Ятим балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү максатларында 2026 елда 52 күп фатирлы йортта 641 торак урын алу каралган.
Агымдагы елда торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән бер республика программасы кысаларында уздырылачак. Хәзерге вакытта объектлар исемлеге формалаша. Программаны финанслау күләме 1 млрд сум тәшкил итә. Акча юлларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерүгә тотылачак.
«Мәгариф» тармагы буенча агымдагы елда 10 объект төзү каралган. Бу Кукмара, Бөгелмә районнарында, Казанда - 4 яңа мәктәп һәм Әгерҗе, Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә узган елдан калган 3 мәктәп. Быелгы килешүләр буенча лимит 5 млрд 330 млн сум тәшкил итә, дәүләт контрактлары февральгә планлаштырылган. Шулай ук Алабуга шәһәрендә бер яңа балалар бакчасы төзү һәм Питрәч һәм Зеленодольск районнарында 1 млрд 380 млн сумлык лимит белән ике былтырдан калган балалар бакчасы төзүне дәвам итү планлаштырыла. Узган елдан калган ике мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе буенча бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 49%ка җиткән.
«Сәламәтлек саклау" тармагы буенча Казанда республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итәчәк. Агымдагы елга финанслау лимиты якынча 173 млн сум тәшкил итә. Дәүләт контракты 30 гыйнварга планлаштырылган.
Спорт линиясе буенча ике республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында 14 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Болар - 4 ябык футбол манежы төзү, аларның икесе буенча контрактлар инде төзелгән, калган икесе буенча ай ахырына кадәр планлаштырылган; контрактацияләре шулай ук гыйнвар ахырына кадәр планлаштырылган алты универсаль спорт мәйданчыгы; контрактлары төзелгән 3 боз аренасы төзелеше; бер былтырдан калган объект - Казанда контрактлары төзелгән Футболны үстерү үзәге төзелеше. Аның буенча хәзерге вакытта үтәлеш - 56%. Объект «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә республиканың Аксубай һәм Тукай районнарында урнашкан ике объектта боз ареналары төзелеше башланган.
«Мәдәният» тармагы буенча Минзәлә районында бер яңа объект төзү планлаштырыла, шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гомуми лимиты 610 млн сум булган 2 былтырдан калган объектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Алар буенча дәүләт контрактлары февральдә планлаштырылган.
«Экология» тармагы буенча күчеш объектын - Казанда ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә объект буенча үтәлеш 93% тәшкил итә.
Алга таба - яшьләр сәясәте тармагы. Ике республика программасы кысаларында 7 объект төзелешен финанслау күләме-843 млн сум. Быелгы объектлар арасында контракт төзелгән алты балаларны савыктыру лагере һәм Зеленодольск районы яшьләр үзәгендәге универсаль спорт мәйданчыгы бар, алар буенча контракт агымдагы ай ахырына кадәр планлаштырылган. Бүгенге көндә республиканың 4 муниципаль районында урнашкан биш балаларны савыктыру лагерен төзү эшләре башланды. Үтәлеш 8% тәшкил итә.
Социаль инфраструктура төзелеше буенча башка республика программалары кысаларында агымдагы елда 27 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу 21 башкарма комитет һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең алты пункты. Объектларны финанслауның гомуми күләме 297 млн сум тәшкил итә. Алар буенча дәүләт контрактлары гыйнвар ахырына кадәр планлаштырылган.
Гадәттәгечә, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты, шулай ук иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарасы бар.Агымдагы елда 51 җәмәгать территориясе яңа төс алырга тиеш. Бу максатларга барлыгы 2 млрд 445 млн сум бүлеп бирелә. Барлык программалар буенча дәүләт контрактлары март ахырына кадәр планлаштырылган.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләүнең 8 республика һәм федераль программасын гамәлгә ашыру планнары турында. Республиканың алты программасы буенча контрактлар февраль ахырына кадәр чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча төзеләчәк. Март ахырына кадәр - урамнарны яктыртуны торгызу, халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү буенча. Апрель ахырына кадәр -котельныйларда казаннарны алмаштыру программасы буенча. Май ахырына кадәр газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча контрактлар төзү планлаштырыла. Торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү буенча республика программасы формалашу стадиясендә.
Федераль өлеш буенча 2 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча 955 млн сумлык инженерлык инфраструктурасы объекты гамәлгә ашырылачак. Алар буенча дәүләт контрактлары февраль ахырына кадәр планлаштырылган. Шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча контрактлар төзелде, аның кысаларында инженерлык инфраструктурасының 17 объектын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла.
Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы имгәнү куркынычы аеруча зур, шуңа күрә җитештерүдә имгәнүләрне кисәтү һәм имин хезмәт культурасын формалаштыру - төп өстенлекләрнең берсе. Контроль-күзәтчелек органнары эшкә керешкән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан 9 тикшерү уздырган, административ җаваплылык турында 14 карар чыгарган. Дәүләт программаларына керә торган объектлар Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре тарафыннан тикшерелә. Ел башыннан бирле алар тарафыннан 58 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган.
Хезмәт шартларын яхшырту һәм җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау буенча эшне активлаштыру максатларында республикада 2004 елдан башлап ел саен «Төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» республика конкурсы үткәрелә. Җиңүчеләр 8 номинация буенча билгеләнә. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына республика дәрәҗәсендә конкурста катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итү турында хатлар җибәрелгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау - мөһим мәсьәлә. Стандартлардан чигенү хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра. Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, бу тема һәр объектта зур игътибар таләп итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез