ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 92%ка үтәлгән

Социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, шулай ук торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәр итә. 

Республиканың төзелеш комплексы оешмаларында җитештерүдә имгәнүләрне кисәтү һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча системалы эш дәвам итә. Гадәттән тыш хәлләр санын киметүгә контроль-күзәтчелек чаралары юнәлдерелгән.

Агымдагы ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 2168 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 1091 очракта дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Административ җаваплылык турында 471 карар Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 1491 тикшерү оештырылган.

Ел башыннан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан 2 413 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. Ачыкланган хокук бозуларның 5 289 очрагыннан 5 158е инде бетерелгән.

1 ноябрьгә файдалануга торак тапшыру планы 92%ка үтәлгән – 2 млн 997 мең кв. м. тапшырылган. коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 39%ы тапшырылган – бу гомуми мәйданы 656 мең кв. метрдан артык булган 83 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 77%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 16сы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 125 мең кв. м. План индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча зур күләмдәтеркәлә. Монда 2 млн 215 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында. Ятим балалар алган 450 торак урынга дүрт дәүләт контракты төзелгән. 97 торак урын алу буенча бишенче дәүләт контракты бәяләү хокукына электрон аукционда катнашу өчен бердәнбер гариза бирелгән. Дәүләт контрактын төзү быелның 7 ноябренә кадәр планлаштырылган.

«Яшь гаиләләр» категориясендә торак алучы 69 кешенең 66сы субсидия акчасыннан файдаланган. Димәк, тагын 3 гаилә үзләре өчен иң кулай торак вариантларын сайлый.

Күп балалы гаиләләр категориясендә быел 27 торак алучы исәпләнә. Шулардан 19 1724 кв. м. мәйданга үз сертификатларын сатканнар инде. Калган 8 сертификат иясе өчен торак урыннарны сайлап алуны республиканың Дәүләт торак фонды алып бара.

Социаль-мәдәни объектлар төзүнең дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында. Ике программа торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы буенча су белән тәэмин итү челтәрләре һәм юллар төзелә. Су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешенә программада каралган эш күләменең 92%ы башкарылган. Хисап чорында республиканың Биектау һәм Лаеш муниципаль районнарында ике объект тапшырылган. Өч объект эшләнә әле.

Мәгариф өлкәсендәге 13 объектның 8е – гомуми белем бирү мәктәпләре. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 84% тәшкил итә. 5 мәктәпкәчә гомуми белем бирү учреждениесе буенча гомуми эш күләменең 65%ы төгәлләнгән.

Быел төзелә торган 53 сәламәтлек саклау объектының бары тик икесе генә эшләнеп бетмәгән - Байлар Сабасы штб һәм Казанда, алар буенча үтәлеш 95% һәм 98% тәшкил итә.

Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программаларга 11 объект төзелеше керә. 3 яшьләр үзәгенең берсен генә Арча районында тәмамлыйсы кала. Аның буенча үтәлеш 70% дип бәяләнә. Калган 2 балаларны савыктыру лагере буенча үтәлеш 70% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Кукмара районында бер объект файдалануга тапшырылган.

Спорт министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга кергән быелгы 23 спорт корылмасының иң зур объектын – Футболны үстерү үзәген төзеп бетерәсе калган. Бүгенгә аның әзерлеге 51% тәшкил итә.

Мәдәният өлкәсендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән дүрт объекттан Әгерҗе һәм Буа шәһәрләрендә күп функцияле ике үзәктә генә эшләр дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 34% һәм 38% тәшкил итә.

Казанда ләм кырларын рекультивацияләү буенча эре экологик проектны гамәлгә ашыру дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Объект 92%ка әзер.

Федераль һәм республика программалары кысаларында уздырыла торган инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү турында. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 99%ы үтәлгән. 87 объектның 86сы төгәлләнгән, шуларның 3се - хисап атнасында. Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча гомуми үтәлеш шулай ук 99% тәшкил итә.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү чаралары 97%ка үтәлгән. 144 программа объектының 120се төгәлләнгән, шул исәптән 8 объект узган ике атнада төгәлләнгән.

Агымдагы җылы бирү чоры кысаларында уздырыла торган чаралар турында мәгълүмат. Ростехнадзор тикшерүе нәтиҗәсендә барлык җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җылы бирү сезонына әзерлек паспортларын уңышлы алганнар, бу аларның тулы техник әзерлеген раслый. Муниципалитетлар шулай ук муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортларын алу буенча да эш алып баралар. Республиканың 24 районы паспорт алган инде. Муниципаль берәмлекләргә 2025 елның 20 ноябренә кадәр әзерлек паспортлары алырга кирәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре