Газетага язылу

Трамп АКШның Иран буенча «тәмугъ һөҗүме» датасын атады

АКШ Президенты Дональд Трамп Иранда күперләргә һәм энергетика объектларына массачыл һөҗүм ясарга әзер булуын белдерде. Сәясәтче сүзләренчә, әгәр Тәһран килешүгә бармаса һәм Ормуз бугазын ачмаса, һөҗүмне инде ике тәүлектән соң үткәрергә мөмкиннәр.

«Сишәмбе Иранда бер үк вакытта "электростанцияләр көне" һәм "күперләр көне" булачак, - дип язган ул Truth Social да. - Ормуз бугазын ачыгыз, сез, тиле адәм актыклары, я җәһәннәмгә эләгәсез. Аллага дога кылыгыз!»

Кичә Дональд Трамп шулай ук Иранга 48 сәгать дәвамында тыныч килешү төзелмәсә, "тәмуг" белән янады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре